Яңа йортка күчкәндә
Ноябрьнең соңгы көне туган шәһәребез елъязмасына истәлекле вакыйга буларак язылды - бу көнне шәһәр суды янәшәсендә җәмәгатьчелек хөкемдарларының өр-яңа йорты куллануга тапшырылды.
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотолары.
Татар халкының күркәм гадәтенчә, өй туе бүләкләргә күмелде: Татарстанның юстиция министры Мидхәт Корманов, Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм башка мәртәбәле кунаклар җәмәгать хөкемдарларына Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Якташларының олы куанычын күрше районнардан килгән хезмәттәшләре уртаклашты.
Моңа кадәр унике ел буе-на җәмәгать хөкемдарлары төрле почмакларга сыенып эшләде. Башта алар элеккеге дәүләт автоинспекциясе бинасында урнашып, хөкем эшләрен барлы-юклы ике кысан бүлмәдә карады. Адвокатлар, прокурор һәм сәркатипләр ничек шунда сыйгандыр?! Аннары Калинин урамындагы йортка күчтеләр. Әмма анда да җинаять эшләре һәм административ түләүләр бөтенесе бер кабинетта каралды, халык өчен уңайсызлык һәм чират тудырды.
Ә хәзер әнә 5 халык хөкемдарының һәркайсы, төрле участокларга бүленеп, аерым-аерым дүрт катта урнашкан. Яңа бинаның мәйданы моңа артыгы белән җитә - барлыгы 980 квадрат метр! Һәрбер катта архив бүлмәсе урын алган. Кабинетлар тыныч һәм йомшак төсләргә буялган. Көтеп утыручылар өчен урыннар иркен. Һәр тарафтан чисталык сирпелеп тора. Диварлардан алып, вак-төяк җиһазларга хәтле бөтен нәрсә - өр-яңа. Татарстанның бер генә шәһәре дә мондый хөкем йорты белән мактана алмый.
Ихлас, канун хезмәтчеләре мондый уңайлыкларны әкияти хыялларның чынбарлыкка әйләнүе дип кабул иттеләр. Монда барысы да заманча фильмдагы кебек: хөкемдарның тыныч бүлмәсеннән ишекләр туп-туры хөкем залына ачыла, кысан коридор буйлап үтәсе юк, каршыда - чакырылган кешеләр өчен утыргычлар, уңда - адвокат, сулда - гаепләүче прокурор, ә иң түрдә - соңгы сүзне әйтәчәк хөкемдарның озын өстәле. Басыгыз, суд килә!..
Иң җылы сүзләр Бөгелмә шәһәр судының элеккеге рәисе, юстиция ветераны Василий Федоров тарафына юлланды. Россия икътисады зур авырлык кичергән чорда, 1992 елда, ул шушы төзелешкә ныклы нигез салды. Аннары инде "ТатНИПИнефть" институты хезмәткәрләре төзегән проект "Бөгелмәремстрой" җәмгыяте төзүчеләренең тырышлыгы белән бергә үрелде һәм республика җитәкчелегенең олы кайгыртучанлыгы туфрагында чәчкә атты. Һәм менә, ниһаять, 2012 ел инде тәмамланды дигәндә, без яңа бинаны хозур кылдык.
Иртәгәдән үк бирегә гадел хөкем һәм яклау эзләү-че мохтаҗлар агыла башлаячак. Ә бүгенгә кабинетлар - тып-тыныч. Хөкем алиһәсе Фемиданың тынычлыгын берәү дә бозмый. Аның күзләре яулык белән бәйләнгән, чөнки хөкемгә тартылган кешенең дәрәҗәсе һәм исеменә ул сукыр, уң кулында аның - үлчәү бизмәне, ә сулында - кылыч. Гаделлек һәм риясызлык кылычы! Ул аны төшермәгән килеш күтәреп тора - димәк, хөкем әлегә чыгарылмаган. Чөнки хөкем йөртү һәм җәза кылу ул бары тик Аллаһның ирке һәм бары Аның сыйфаты гына!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа