Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Яңа уку елыннан Бөгелмә районы укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итә башладылар

Мәктәпләрдә хәзер башлангыч сыйныф укучыларын иртәнге яки төшке кайнар аш белән сыйлыйлар.

Кайнар ашның бәясе

Мәктәпләрдә хәзер башлангыч сыйныф укучыларын иртәнге яки төшке кайнар аш белән сыйлыйлар. Бушлай ашату федераль, республика һәм төбәк бюджетлары хисабына оештырыла. Тәүлегенә бер балага 51 сум 85 тиен бүлеп бирелә. Бала мәктәп ашханәсендә икенче тапкар да ашый ала. Моның өчен әти-әниләр 35 сум түли. Гадәттә, озайтылган көн группасына калучылар көненә ике тапкыр туклана. Һәр параллельнең туклану өчен үз вакыты – тәнәфескә чыгу чиратлаштырып оештырылган. Бер урынга кеше күп җыелмасын өчен махсус график та төзелгән икән.

Меню бик яхшы, бөтен республика буенча бертөрле. Ул Россия Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белән расланган һәм аңа Татарстанның баш табибы кул куйган. Балаларга салат, икенче аш, эчемлек һәм ипи  бирелә, җиләк-җимешләр дә һәр көнне диярлек. Ашамлыкларны әзерләгәндә ит, балык һәм тавык кулланыла, – дип сөйли Бөгелмә районының мәктәпләр буенча туклануны оештыручы технолог Нина Сыроквашина.

Баланслы рацион

Рацион төрле яклап уйланылган. “Мәктәп ашы” аксым, май һәм углеводларга бай. Мәсәлән, 18 сентябрьдә бирелгән менюда –  помидор, сыер ите белән пылау, ипи, шикәр һәм лимонлы чәй. Ә 35 сумлык “түләүле пакет”ка  сөттә пешкән бодай боткасы, мичтә пешкән тавык ите, витаминлы кисель һәм ипи кебек ашамлыклар кергән.

– Безнең мәктәптә бик тәҗрибәле пешекчеләр эшли. Балаларга ризык әзерләгәндә рецептлар язылган технологик картаны кулланабыз. Бу – безнең төп документ. Укучылар без пешергән ризыкны яратып ашыйлар, – дип, үз фикерен белдерде 3нче мәктәпнең шеф-повары Людмила Маркелова.

Берәү дә ач калмый

Мәктәпләрне исә азык-төлек белән Казандагы компания тәэмин итә икән. Бу оешма белән Бөгелмә инде икенче ел хезмәттәшлек итә һәм аның эшеннән мәгариф учреждениеләренең барысы да канәгать. Кухнялар барлык кирәкле җиһазлар белән дә тәэмин ителгән. Плитәләр, иттарткычлар, суыткыч һәм башка техникалар бар. Язын уку-укыту оешмаларында республика җитәкчелегеннән вәкилләр ревизия белән йөреп чыккан һәм җиһазларны яңарту мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә биргәннәр.

Кайнар аш белән Бөгелмә районының 5 меңгә якын укучысы тәэмин ителә. Яңа менюга бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүче укучыларыбыз шатланды. Элек һәр гаилә, үз мөмкинлегеннән чыгып, балаларга ашханәдә ашау өчен акча биреп җибәрә иде. Бу очракта ашханәдә кайбер балаларга –  7, ә кайберләренә 35 сумга тукланырга туры килә иде, ашарга үзләре белән алып килүчеләр дә булды. Хәзерге вакытта исә бар укучылар да яхшы сыйфатлы кайнар аш белән туклана,дип сөйли Бөгелмә районының мәктәпләр буенча туклануны оештыручы технолог Нина Сыроквашина.

Вячеслав Дементьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса