Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Яңа елга – яңа йортта

Яңа ел алдыннан Бөгелмәдә гражданнарны иске йортлардан күчерү, ятим балаларга һәм социаль ипотека буенча квартир бирү программасы кысаларында төзелгән күпквартирлы йорт ишекләрен ачты. Төзүче-инвестор - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Сельхозтехника урамында төзелгән 38 квартирлы йорт ачкычларын квартир хуҗаларына тапшыру тантанасына кешеләр билгеләнгән сәгат ьтән шактый алда җыела...

Яңа ел алдыннан Бөгелмәдә гражданнарны иске йортлардан күчерү, ятим балаларга һәм социаль ипотека буенча квартир бирү программасы кысаларында төзелгән күпквартирлы йорт ишекләрен ачты. Төзүче-инвестор - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.

Сельхозтехника урамында төзелгән 38 квартирлы йорт ачкычларын квартир хуҗаларына тапшыру тантанасына кешеләр билгеләнгән сәгат ьтән шактый алда җыела башлады. Декабрь аена хас булмаганча, яңгыр явып торуга карамастан, квартир алучылар, алалрның якыннары бик шат күңелле иде.

Яңа квартир хуҗаларын тәбрикләргә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, подряд оешмасы - "Стройсервис" җәмгыяте директоры Анатолий Красильников килгәннәр иде.

Линар Закиров, җыелучылар алдында кыскача гына чыгыш ясады:

- Матур бәйрәм алдыннан яңа йортны куллануга тапшыру - квартир хуҗалары өчен дә, бөтен Бөгелмәбез өчен дә зур бүләк ул. Республика һәм федераль программалар кысаларында төзелә мондый яңа йортлар. Мохтаҗларның торак шартларын яхшырту өчен республикабыз кулдан килгәннең барысын да эшли, - дип билгеләп үтте ул. Шулай ук җыелган бар халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде, гаилә бәхете, иминлек теләде.

Яңа йортка күченүчеләр исеменнән Анастасия Иванова чыгыш ясады. Барлык квартир хуҗаларына да ачкычлары тапшырылып беткәч, кызыл тасманы кистеләр. Аннары шәһәр мэры алар белән эчкә үтте, яңа йортны карап чыкты. Квартирларның зурлыгы - 28 - 65 квадрат метр. Подъездлары, коридорлары җылы, пластик тәрәзәләр, сантехника урнаштырылган, хосусый ягу-җылыту системасы булган йорт шартлары барысын да шатландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса