Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Я. Гашек музее хезмәткәрләре “Сугыш иде...” дигән Бөтенроссия конкурсында катнаштылар.

Барлык эшләр дә II дәрәҗә җиңүче дипломнары белән билгеләп үтелде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында “Я. Гашек музее” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе  хезмәткәрләре, “Минем Россия” иҗтимагый инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында, “Сугыш иде...” дип аталган Бөтенроссия конкурсында катнаштылар.

Конкурс Бөек Ватан сугышы турында, аның фронтларында сугышкан һәм тылда үз-үзләрен аямыйча хезмәт иткәннәр турындагы истәлекләрне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән иде.

Бу бәйгегә музей хезмәткәрләре: музей-белем бирү эшчәнлеге буенча методист В. И. Дятлова  – “352нче укчы дивизия” һәм “Бөгелмәдә – эвакогоспиталь” мәкаләләре, экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге буенча белгеч М. Г. Савельева  – “Бөгелмәнең фронт юлы” дигән темага җәяүле экскурсия тексты һәм “Газинур Гафиятуллин истәлегенә багышлана...” дигән презентацияле чара, лектор-экскурсовод Е. В. Курлянова “Без шигырьләр белән сугыш турында сөйлибез” дип исемләнгән видеопрезентация белән катнаштылар.

Барлык эшләр дә II дәрәҗә җиңүче дипломнары белән билгеләп үтелде.

Вера ДЯТЛОВА, методист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса