Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Җәй – яшеннәр чоры

Безнең Идел буе федераль округы территориясендә җәй көннәрендә дә табигый казалар булу ихтималы зур. Саклану таләп ителә торган күренешләрнең берсе - яшеннәр. Яшенгә бәйле фаҗигаләр, гадәттә, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәүдән, яисә белеп тә үтәмәүдән килеп чыга. Яшен камчылары уйный башласа, өйдә электр приборларын сүндерергә киңәш ителә. Шулай ук ишек-тәрәзә янында...

Безнең Идел буе федераль округы территориясендә җәй көннәрендә дә табигый казалар булу ихтималы зур. Саклану таләп ителә торган күренешләрнең берсе - яшеннәр. Яшенгә бәйле фаҗигаләр, гадәттә, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәүдән, яисә белеп тә үтәмәүдән килеп чыга.

Яшен камчылары уйный башласа, өйдә электр приборларын сүндерергә киңәш ителә. Шулай ук ишек-тәрәзә янында басып торырга, гадәти телефоннан сөйләшергә, су үткәргеч краннарга кагылырга ярамый. Бүлмәдә шарсыман яшенне тартып китерердәй үтәли җил булырга тиеш түгел. Мичне, каминны да бу вакытта кабызмау хәерлерәк, чөнки торбадан чыга торган төтен электрны яхшы үткәргеч булып санала, яшеннең торба аркылы керү ихтималы арта.

Яшен вакытында кесә телефоны да куркыныч чыганагы булып тора, чөнки аның аркылы кешенең үзен яшен сугуы бар. Хәтта сөйләшмәгән очракта да, телефон яшенне "чакырып китерергә" сәләтле. Шуңа күрә яшен вакытында урамда булсагыз, телефонны сүндереп кую яхшырак булыр.

Урманда, парк зонасында булсагыз, биек булып үскән агачлардан кимендә 30 - 40 метр читкәрәк китәргә киңәш ителә. Яшеннең агачка сугу ихтималы аның озынлыгына турыдан-туры бәйле. Тополь, имән, нарат һәм чыршыларны яшен бик "ярата". Каен, өрәңге, чикләвек агачларын яшен бөтенләй диярлек сукмый. Әгәр дә бер агачны элек тә яшен суккан булса, аны кабат сугу куркынычы тагын да арта.

Яшен вакытында шәһәр урамында булсагыз, кибет эченә, яисә йортларга кереп яшеренегез, алар махсус төстә ышанычлы сакланган урын санала. Ә менә автобус тукталышлары турында алай дип әйтеп булмый. Йортлардан ерак икәнсез, яшенле яңгыр узганчы тәбәнәк агач я куак төпләрендә чүгәләп торырга киңәш ителә. Тимерләре күп булу сәбәпле, кулчатырны ачмау да яхшырак булыр.

Ә менә автомобиль яшенле яңгыр вакытында ышанычлы урын санала, яшен беткәнче аннан чыкмый торсагыз да ярый. Тәрәзәсен ябып, антеннасын төшерергә, юл читендә, яисә биек агачлардан читтәрәк туктап, көтеп торырга кирәк. Велосипед белән мотоцикл исә, киресенчә, куркыныч нәрсә санала. Аларны җирдә калдырып, кимендә 30 метр читкәрәк китү зарур. Ачык басуда тракторда утырып калу бигрәк тә куркыныч.

Балыкчылар, су коенучылар исә, яшенле яңгыр якынлашуга, тизрәк судан чыгып, ераккарак китү җаен карарга тиеш. Үз иминлегегез турында, беренче чиратта, үзегез кайгыртыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса