Бөгелмәдә өй туйлары дәвам итә
Яңа өйдән ачкычлар алу бәхете янә өч гаиләгә тәтеде. Социаль ипотека программасы буенча "Татнефть" җәмгыяте үз хезмәткәрләренең тормыш шартларын яхшырту өстендә колачлы эш алып бара. Шул максатны тормышка ашыру өчен Карабаш бистәсендә 40 шәхси йорт төзелә. Бистә читендә урнашкан заманча коттедж кварталы, аларны алу өчен кулай шартлар тудырылуы, чыннан да,...
Яңа өйдән ачкычлар алу бәхете янә өч гаиләгә тәтеде. Социаль ипотека программасы буенча "Татнефть" җәмгыяте үз хезмәткәрләренең тормыш шартларын яхшырту өстендә колачлы эш алып бара. Шул максатны тормышка ашыру өчен Карабаш бистәсендә 40 шәхси йорт төзелә.
Бистә читендә урнашкан заманча коттедж кварталы, аларны алу өчен кулай шартлар тудырылуы, чыннан да, җәлеп итәрлек. Яңа йорт хуҗаларына бу - зур бүләк. Чөнки "Татнефть" җәмгыяте аны хезмәткәрләренә 50 процент ташлама белән бирә һәм аларның Дәүләт торак фондына булган түләүләренең процентларын компенсацияли. Йорт 102,9 квадрат метр мәйданны били, ике катлы, дүрт бүлмәле, заманча ремонт, зур кухня, санитар узеллы ике бүлмә, индивидуаль газ җылыткычлы.
Яңа йортлардан ачкычлар июнь аенда ук тапшырыла башлаган иде инде. Чират тагын өч гаиләгә килеп җитте. Алар арасында Муллагалиевлар гаиләсе дә бар. Гаилә башлыгы Марсель "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсендә оператор булып эшли.
Марсель белән Гүзәл Муллагалиевлар "Татнефть" җәмгыятенә зур рәхмәтле. "Без әле дә үз йортыбыз белән торабыз, ләкин аның мәйданы бик кечкенә. Җир киштәрлеге алып, йорт торгызырга исәбебез бар иде. Эштән бирелгән мондый мөмкинлекне бик сөенеп кабул иттек. Йорт зур, урын күп, бүлмәләр иркен. Хәзер һәр гаилә әгъзасының үз бүлмәсе булачак. Һәр гаилә мондый торак турында хыялланадыр дип уйлыйбыз", - дип шатлыгы белән уртаклаша алар. Муллагалиевлар малай белән кыз тәрбияләп үстерә. Ислам белән Дәлия икесе дә мәктәптә белем алалар. "Мәктәп ераграк була шул хәзер, биредә яшь гаиләләр килеп урнашты, һәркайсының мәктәп яшендәге балалары бар, шуңа күрә, бәлки, алга таба мәктәпкә берәр автобус та йөри башлар дип өметләнәбез", - дип белдерде Гүзәл Муллагалиева.
Күрше йортларда инде чәчәк түтәлләре күренә, юып элгән керләр кибә. Алдан ачкыч алган гаиләләр килеп урнашып үзләшергә өлгергән. Муллагалиевлар әлегә күченергә ашыкмый. Башта йортны җиһазландырырга уйлый алар. Йорт яны территориясендә мунча һәм гараж салып чыгарга планлаштыралар.
40 йортның 33се куллануга тапшырылган. Тагын 7се 2017 ел азагына кадәр үз хуҗаларын табачак.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа