Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ил йоласы – Сабан туе

11 июнь көнне без, Бөгелмә шәһәре һәм районы халкы, яше-карты, олысы-кечесе бер йөрәк, бер җан булып, бер-беребезгә кардәшлек һәм туганлык хисе тоеп, Сабан туе мәйданына аяк бастык. Әйе, Сабан туе аланының ничек ямьле, ничек җанлы булуын үзе биредә катнашкан кеше генә аңлый ала. Кешеләр генә түгел, табигать тә бәйрәм итте...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Быел безнең җирдә үткәрелүче иң гүзәл, күркәм милли бәйрәмдә Татарстан Рес-публикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мө-хәммәтшин, Республикабыз Дәүләт Советы депутатлары, Мәскәү өлкәсенең региональ татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров җитәкчелегендә Ногинск шәһәре хакимияте вәкилләре, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Оренбург өлкәсе Северный районы башлыгы Василий Давыдов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Бәйрәм, мәртәбәле кунакларны каршы алганнан соң, бергәләп Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләре әзерләгән "йорт-кураларны" караудан, алардагы сый-нигъмәтләр белән танышудан башланып китте. Быел да бердәм Бөгелмә халкы бик яхшы итеп, мулдан әзерләнгән һәм күңелле бәйрәм оештыру өчен барысын да эшләгән. Үзәк мәйданга үтү юлында корылган крестьян хуҗалыклары утарлары бер генә кунакны да битараф калдырмагандыр, мөгаен. Ә аларның үз хуҗалыкларын җырлап-биеп, сый-хөрмәт белән тәкъдим итүләре тагын да бер гүзәл мизгел булды. Биредәге һәрбер хуҗалык ишегалды үзенчәлекле, Бөгелмәдә агросәнәгать өлкәсендә тырыш, уңган һәм матур итеп ял да итә белә торган эш осталары яшәвен һәм хезмәт итүен дәлилләүче ачык факт булып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса