Юллар, юллар инде ничә еллар...
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән, Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин; Юллар, юллар, инде ничә еллар Аерыла алмыйм сездән мин. Тибрәндереп якты уйларымны, Җәйрәп ята данлы, киң илем; Юллар, юллар, алга таба дәшә, Бармый калыр хәлем юк минем.
Ләбиб Айтугановның Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган, хәзер инде Салават Фәтхетдинов башкаруындагы бу җыр юллары гомерен машина йөртүгә багышлаган кайсы гына милләттәшебезнең тормыш гимнына әйләнмәгән икән! Чөнки бу шигырьдәге һәрбер сүз чын шоферның уй-хисләре, күңел җылысы белән сугарылган. Алай гына да түгел, юл йөрүчеләргә хез-мәт күрсәтүчеләргә дә якын тойгылар бу.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Илдар Сәлахов фотосы.
Чыннан да, үзебезнең автомобиль вокзалына гына күз төшерсәк тә, анда шул ук таныш йөзләр, шул ук үз эшен яратып башкаручы абый-апалар эшли. Хәтта әнә, без 6-7 нче сыйныфта укыган елларда ук, Бөгелмәгә килгән вакытларда күрә торган, вокзалда "Горячие пирожки!" дип сөрән салып йөрүче түгәрәк кенә, мөлаем апа да һаман шул, әле дә үзенең кабартмаларын тәкъдим итеп йөри. Тик ул дәверләрдән үзгә буларак, аның клиентлары гына шактый сирәгәйгән инде. Чөнки хәзерге заманда конкуренция бик зур, әнә әлеге апаның "бизнес"ын киметүчеләр дә вокзалның эчендә тамак ялгау почмагы ачып җибәргәннәр. Әйе, күз төшерсәң, үзгәрешләр шактый монда...
Тик, "сүз башым Шүрәле" дигәндәй, язмабыз юллар, машина йөртүчеләр хакында иде бит әле. Бу көннәрдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре өчен өчләтә бәйрәм. Узган атнада юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән булса, бу атнада автомобиль транспорты хезмәткәрләре бәйрәм итә. Шуңа өстәп, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының түгәрәк бәйрәме - төзелүенә 10 ел тулу да шушы көннәргә туры килде. Әйе, машина йөртүче һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы, зур түземлелек, тырышлык таләп итүен зур автобусларда, шыгрым тулы халык утыртып, тәүлекнең кайсы вакытына һәм нинди һава торышы булуына да карамастан, озын-озак юлга чыгып китүче генә бик яхшы аңлый һәм белә. Чөнки җиңел чит ил машинасына утырып, җилдертеп кенә каядыр барып кайту бер, ә дистәләгән кеше утыртып, аларның һәрберсенең тормышы өчен җаваплылык алып, тәүлекләр дәвамында юлда йөрү бөтенләй башка нәрсә шул. Үз һөнәренә тугры калып, гомер буе бу авыр йөкне үз җилкәләрендә йөртүчеләргә, кем әйтмешли, һәйкәл куярлык. Мәсәлән, шул ук "Бөгелмә ПАТП" ҖЧҖгә караган автовокзалда да шактый андыйлар. Әлеге җәмгыятьтә ихлас мактауга лаек эш алдынгылары шактый. Алар арасында гомеренең 31 елын машина йөртүгә багышлаган, күп тапкырлар ПАТП хакимияте профсоюз комитеты, шәһәр хакимияте, Автомобиль һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мактау грамоталарына ия булган Ирек Фәйрушев та бар (рәсемдә). Ул быел да "Татавтотранс" ААҖ корпорациясе Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Шулай ук биредә фрезерчы булып эшләвенә 31 ел тулган Илдар Хөснуллинны да әйтмичә үтеп булмый. Ул быел Россия автотранспорты союзы Мактау грамотасына лаек. Яшь егет чагында бирегә эшкә килеп, лаеклы ялга кадәр пассажирлар автотранспорты предприятиесендә машина йөртүче булып эшләгән Александр Князькинны да билгеләп үтми мөмкин түгел. Ул агымдагы елда Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына лаек. Бу тынгы белмәс хезмәткәр әлеге оешмада 38 ел көч куйган, быел пенсиягә чыга. Ләкин, "чир китә, гадәт кала" дигәндәй, ул әле яраткан эшен дәвам итәр дип уйлыйбыз. Бары тик саулык һәм сәламәтлек кенә юлдаш булсын аңа. Гомумән, ПАТП коллективы - күптән тупланган һәм тотрыклы оешма. Агымдагы ел-ның җәендә аларның җәмгыятьләре оешуга 60 ел тулып үтте. Бүгенге көндә биредә үз эшен яратып, күңел биреп эшләүче 146 хезмәткәр көч куя. "Безнең төп көч - өлкәннәр һәм, гомумән, республика күрсәткечләренә күз салсак, машина йөртүчеләрнең уртача яше 53не тәшкил итә. Хәзер төпле әзерлекле яшь буын вәкилләре кирәк, яшьләр килсә, без бик шат булачакбыз. Коллективыбызга килгән егет-кызларны исә өйрәтәбез, үзебезгә ышанычлы алмаш әзерлибез", - дип, үз фикерләрен белдерде 37 ел биредә эшләгән эксплуатация буенча техник Розалия Сухова. Әйе, бу дус, бердәм коллектив үз клиентлары мәнфәгатьләрен кайгыртып, алар өчен бар мөмкинлекләр тудырырга әзер булып эшли. "Шәһәр буенча подъездларыннан килеп алып, төрле шәһәрләргә илтеп куючы дистәгә якын шәхси оешмалар бар. Шуңа күрә, клиентларыбызны бөтенләй югалтмас өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. Яңа, комфортлы автобуслар алабыз. Чит шәһәрләргә һәрвакыт йомшак утыргычлы, кондиционерлы, телевизорлы, барлык уңайлыклары булган автобуслар йөри. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, күп кенә җирләрдә билет хаклары артса да, бездә әле бу хәл күзәтелми", - ди җитәкче Ольга Дмитриева. Әйе, шәхси эшмәкәрләр саны көннән-көн арткан заманда хезмәт күрсәтү базарында үз дәрәҗәңне саклап калып, кулланучылар ышанычын яулау бер дә җиңелләрдән түгел. Шуңа да игелекле хезмәтегездә бары тик уңышлар гына телибез. Бәйрәмегез белән, автомобиль транспорты хезмәткәрләре! Хәерле, хәвеф-хәтәрсез имин юллар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа