Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Вилдановлар хезмәт династиясе

Бөтен илгә танылган “ТНГ-Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять быел үзенең 65 еллыгын билгеләп үтә. 1953 елда нигез салынган предприятие бүген инде гаять бай тарихка ия, ә аның хезмәткәрләре, гомерләрен җәмгыятькә багышлаган хезмәт династияләре алтын бөртекләренә тиң.

Бүгенге язма 101 еллык хезмәт стажына ия Вилдановлар хезмәт династиясенә багышлана. Аңа нигез салучы Вәкил Дәүләтгәрәй улы Вилданов, кызганычка каршы, инде безнең арада юк. Шулай да тормыш иптәше Энҗе Бакир кызы Вилданова аның эшләгән елларын, хезмәттәшләрен, геофизика җәмгыятенең төзелеп, аякка баскан чорларын исенә төшереп, бәйнә-бәйнә сөйләде.

Вәкил Дәүләтгәрәй улы Совет армиясе сафларыннан кайткач, 2нче номерлы автоколоннада машина йөртүче булып эшли. Шул елларда Энҗер Бакир кызы белән гаилә корып җибәрә. Билгеле инде, яңа гына тормыш корып җибәрүче яшь пар өчен фатир проблемасы беренче урынга күчә.

– Хәтеремдә, газетада шоферларны, эшчеләрне эшкә чакырабыз. Фатир бирелә дигән игълан чыкты. Вәкилне бу тәкъдим бик кызыксындырды һәм ул, озак уйлап тормыйча, басмада күрсәтелгән җәмгыятькә эш белешергә китте дә шунда ук урнашып та кайтты, – дип сөйли Энҗе апа.

Вәкил Дәүләтгәрәй улының геофизика оешмасында хезмәт юлы 1956 елда башлана. Баштагы мәлләрдә геофизикларга төзелүче йортлар өчен үзбушаткыч машинасында измә, кирпеч һәм башка кирәкле материаллар ташый. Соңрак, озак еллар дәвамында, күтәргеч машинисты булып көч куя.

– Геофизиклар бистәсендә оешма хезмәткәрләре өчен төзелә торган йортлар барысы да үз көчләре белән үк булдырылды. Беренчеләрдән булып без яши торган Каротажная урамы торгызылды. Шунысын төгәл хәтерлим, безгә дигән йортның бөтен эчке эшләрен алар үзләре – 4 хезмәттәш – Вәкил, Николай Скитин, Роман Филиппов, Вәргас Насыйбуллин төзеделәр, – дип сөйли Вәкил абыйның тормыш иптәше.

Хезмәткәрләренең яшәеше-көнкүреше өчен үтә дә җаваплы булган геофизика предприятиесе яшь гаиләне 1959 елда йортлы да итә. Әйе, фатир бирелүгә кызыгып кына эшкә килгән егет, “Татнефтегеофизика”да 20 ел хезмәт итә. Җәмәгате сүзләре буенча бик яхшы, башлаган эшен җиренә җиткерә торган, хөрмәтле хезмәткәр була.

Декрет ялыннан соң, 1961 елның 22 ноябрендә Вәкил Дәүләтгәрәй улының хатыны Энҗе Бакир кызы да “Татнефтегеофизика” трестына машинист (кочегар) булып эшкә урнаша. Аларның эше геофизика йортларын газ белән җылытудан гыйбарәт була. Эшен яратып, чын күңелдән башкара ул.

– Без үз яшьтәшләребез белән бик дус, тату яшәдек, чөнки геофизика берләштерде. Барыбыз да диярлек шунда эшләдек. Бигрәк тә Аня һәм Борис Говорковлар, Тримасовалар гаиләсе белән бик тату идек. Алар шулай ук бөтен хезмәт юлларын җәмгыятькә багышлаган кешеләр. Бүгенге көндә балалары алар салган юлны дәвам итә. Оешма тарафыннан бик күп бәйрәм, спорт чаралары үткәрелә иде. Җәмгыять безне, без аны кайгырттык. Хәтерлим, спартакиада ярышларында йөгереп, беренчелекне дә алган идем. Ул бәйрәмнәрнең ничек күңелле үткәне, әле дә хәтеремдә, – дип уй-фикерләре белән уртаклаша Энҗе Бакир кызы.

Һәрбер бәйрәмгә, чарага әти-әниләре белән йөреп, “геофизик” төшенчәсен күңелләрендә бик нык сеңдергән уллары да алар сукмагыннан атлый.

Олы уллары Ришат Вәкил улы Лениногорск нефть техникумында белем алган чорда ук геофизика җәмгыятендә практика үтә. Хәрби хезмәттән кайткач, һич тә уйлап тормыйча, әлеге җәмгыятькә эшкә урнаша. Тәҗрибә-җитештерү экспедициясенә  инженер булып килә. Читтән торып югары белем ала. Бүгенге көндә “ТНГ-Групп” җәмгыятенең “Геонавигация” тәҗрибә-җитештерү экспедициясендә инженер-телеметрист булып эшли.

– Безнең балачагыбыз күңелле үтте. Кечкенә чактан әти-әниләр белән геофизиклар бәйрәменә, спартакиадаларга йөрдек. Барыбыз бергә – яше-карты бердәм, дус гаилә булып берләшә идек. Ул вакыттагы бәхетле мизгелләр һаман исемдә. Гомер көзенә кереп барган мәлдә хезмәт иткән коллективның ныклы җилкәсен, таянычын тоям. Аллага шөкер, гаиләм тәэмин ителгән. Ничек кенә булмасын, без һәрвакыт оешманың игътибарын тоябыз, кирәк икән җәмгыять санаторийга юлламалар белән дә тәэмин итә һәм башкалар, – ди Ришат Вәкил улы.

Ришат Вәкиловичның улы Айрат та – геофизиклар династиясен дәвам итүче. Казан авиация институтында механик белгечлеген үзләштергәннән соң Бөгелмәгә кайтып, “ВСП-Сервис” экспедициясенә эшкә урнаша ул. Бүгенгесе көндә “Юграсервис” җәмгыятенең 11 кыр партиясендә өлкән механик булып эшли. Оешмадагы гомуми хезмәт стажы – 11 ел.

– Безнең шәһәрдәге иң перспективалы, тотрыклы оешма булганы өчен сайладым. Без барыбыз да тотрыклы хезмәт хакы өчен эшлибез. Оешма мине шуның белән тәэмин итте. Геофизиклар үзенчәлекле кешеләр бит алар, тормышка карашлары да бөтенләй башка. Кырыс һава шартларындагы  эшне барысы да күтәрә алмый, барысы да моңа алынмый да. Мин әби-бабама, әтиемә, туганнарыма минем өчен шул сукмакны салганнары, тормыш һәм хезмәт авырлыклары алдында бирешмәскә өйрәткәннәре өчен рәхмәтле, – ди Айрат Ришат улы.

Вәкил Дәүләтгәрәй улының кече улы да әти-әнисе, бертуган абыйсы сайлаган юлдан китә. Гефизиклар районында үсеп, кечкенәдән аларның эш рәвешен күреп үскән егет, билгеле инде, башка эш урыны турында уйлый да алмый. Казан Дәүләт университетының геология факультетын 4–5 билгеләренә генә тәмамлап, 1989 елда туган шәһәре – Бөгелмәгә әйләнеп кайта. Сейсмокаротаж партиясенә инженер-геофизик булып эшкә урнаша, техник җитәкче, баш инженер булып эшли. 2011 елдан бирле “ТНГ-Геосейс” җәмгыятенең “ВСП-Серсис” геофизик экспедициясе җитәкчесе. Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесенең җәмгыятьтәге хезмәт стажы 30 елдан артык.

– Геофизика минем язмышым, минем әти-әниемнең, туганнарымның язмышы. Эшебез кызыклы. Әле укыган елларда ук Сахалинда, Якутиядә практика үттем. Красноярск өлкәсе, Себер, Үзбәкстан, Казахстанны күрдем. Үткән атнада Кытайдан кайттым. Геология факультетына романтика эзләп барганда нәрсәләр турында хыялланган булсам, шуларның барысын да күрдем, белдем, хисләрем аша үткәрдем. Җәмгыятьтә эшләү дәверендә бик бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе тупладым. Шулай ук, балаларыбыз үскәндә кайсы балалар бакчасына йөртик, кайда укытыйк микән дигән борчуларыбыз булмады. Барысы да – геофизиканыкы. Илдә, шәһәрдә бик авыр елларда да җәмгыять ярдәменнән мәхрүм итмәде. Шулай булгач, мин тормышымнан һәм хезмәтемнән тулысынча канәгать, – ди Ринат Вәкил улы.

Ринат Вәкил улының улы Илнур да ата-бабалары эзеннән геофизика юлын сайлый. Армия хезмәтеннән кайтканнан соң “ВСП-Сервис” геофизик экспедициясенә эшкә килә. 5 ел инде әлеге җәмгыятнең топогеодезик эшләрендә үлчәүче булып эшли.  

Әле хезмәт династиясе алда саналып үткән геофизиклар белән генә тукталып калмый, ә дәвам итә. Бүгенге көндә Ринат Вәкил улының кызы Румия “ТНГ-Групп” җәмгыяте юлламасы буенча, Казан Идел буе Федераль Университетында геофизик белгечлеген үзләштерә. Икенче курсны тәмамлаган кыз бүгенгесе көндә җәмгыятьтә практика үтә, киләчәктә башкарачак эшенең беренче серләрен ача. Шулай итеп, бик тиздән ул да хезмәт династиясе дәвамчылары сафына кушылачак.

Шулай итеп, Вилдановларның гомуми эш стажы да, аларның нәселе-вәкилләренең җәмгыять үсешенә керткән өлеше дә арта бара.

Фотолар – гаилә альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса