Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ветеринария пункты ачылды

16 июль көнне районыбызның шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә республикада гамәлгә ашырыла торган махсус программа нигезендә төзелгән модульле участок ветеринария пункты ачылды.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Руслан Йосыпов фотосы.
Район өчен гаять әһәмиятле әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика бүлеге начальнигы Дамир Хөснетдинов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов һәм башка рәсми затлар катнашты.
- Бу ветеринария пунктының әһәмияте әйтеп бетергесез зур, - диде хакимият башлыгы Илдус Касыймов үз чыгышында. - Өстәмә эш урыннары булдырылды, өч авыл җирлеге квалификацияле ветеринария ярдәме белән тәэмин ителә дигән сүз.
Илдус Касыймов шулай ук гражданнарның шәхси хуҗалыкларында асрала торган терлекләргә стационар ярдәм оештырылуның аеруча мөһимлеген ассызыклап үтте. Шуңа күрә дә республикада модульле участок ветеринария пунктлары төзү программасы эшли башлады да инде. Республика Баш ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика бүлеге начальнигы Дамир Хөснетдинов әлеге программаның өч елга исәпләнгәнен әйтте, быел 43 пункт ачылган инде.
Тантаналы чара барышында Илдус Касыймов төзүчеләргә - "Азнакай нефтемаш заводы", "Климат-Сервис", "УРСЖ" компанияләре җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бөгелмә муниципаль районы ветеринария лабораториясе мөдире Николай Мудуков дәүләт ветеринария хезмәтен үстерү эшенә зур өлеш керткәне өчен ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса