Ветераннарга – медаль, җиңүчеләргә – дипломнар
Тема дня

Ветераннарга – медаль, җиңүчеләргә – дипломнар

Республика көне алдыннан, 27 август көнне, Бөгелмәнең Сугышчан Дан Залында тыл хезмәтчәннәрен һәм ветераннар арасында үткәрелә торган республика «Балкыш» («Сияние») сәнгать иҗаты фестивале лауреатларын хөрмәтләү тантанасы узды.

1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында Татарстан Республикасында «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» («У войны не женское лицо») дигән социаль-гуманитар проект эшли башлады. Аның максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова тыл хезмәтчәннәре: Заһинә Латыйпова, Нәзирә Сәгыйтова, Рәисә Төхвәтуллина, Клавдия Фролова, Рәисә Горшенинага ТАССР төзелүнең 100 еллыгына чыгарылган медальләр тапшырды.

Чара барышында «Балкыш» фестивале лауреатларын да бүләкләделәр. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 2012 елдан башлап, республика ветераннар советы инициативасы нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ветераннар арасында сәнгать иҗаты фестивале үткәрелә. Быел, коронавируска бәйле килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, ул онлайн-форматта узды. Бөгелмә муниципаль районыннан анда алты кеше катнашты, өчесе лауреат булды.

Бөгелмә муниципаль районының Ветераннар советы җитәкчесе Иршат Измайлов җиңүчеләрне котлады һәм дипломнар тапшырды.