Вакыйганың күркәме
"Ак калфак" ветераннар клубы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева һәм хаҗи Габит Хәсәнов "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бер чакырылышта мөселманнарны гына кабул итүне оештыруга ирешкәннәр.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Бу юллама барлыгы 48 кешегә насыйп булган. Алар арасында тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, сәламәтлек буенча инвалидлар, пенсионерлар бар. Иң өлкәненә 85 яшь булса, иң яшенә - 55 яшь. Шундый мөмкинлек тудырганнары өчен алар оештыручыларга зур рәхмәтле. Дәваланучы әби-бабайлар биредә барысыннан да канәгать. Иң мөһиме - ризыкның хәләл булуы. "Рәхәтләнеп, тыныч күңел белән ашадык", - ди алар. Хәләл ризык булдыруга эшмәкәр Габит Хәсәнов зур өлеш керткән. "Мөселман заезды дигәчтен, аларның барысы да намазда дигән сүз түгел, араларында бу изге юлга яңа аяк баса башлаганнары да бар. Алар белгән кешеләрдән күреп, мөселман диненең беренче күнекмәләрен алганнар", - ди Сөмбел апа.
Дәвалану барышында алар өчен төрле чаралар оештырылган, чигү, бәйләү осталары үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан. 28 март көнне өлкәннәр "Бөгелмә авазы" газетасы вәкилләре белән очрашты.
Дәва алучылар арасында газетабызны даими укып баручылар, аның белән һәрвакыт элемтәдә торучылар да күп. "Бөгелмә авазы"ның баш мөхәррире Руслан Җәләев кыскача гына газета белән таныштырып үтте. Очрашуга җыелучылар арасында: "Үзебездә шундый яхшы гәҗит чыгуын белмәгән идем дә. Моннан соң язылам", - диючеләр дә булды. Кара-каршы сөйләшеп утыру вакытында газета укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларын, киңәшләрен җиткерде. Чәчкә Гаффарова "Бөгелмә авазы"на багышлап язган шигырен укыды. "Гәҗит безгә бер иптәш, бер юаныч, бер таяныч!" - диде ул. Алар бергәләшеп газета битләрендә чыккан проблемалы мәкаләләр буенча фикер алышты, үзләренең уйларын җиткерде.
Өлкәннәр шушындый мөселман заездлары күбрәк булсын иде дигән теләктә калдылар. Корбан гаете вакытында да шундый күркәм гамәлне оештырырга тырышырга сүз бирде социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Альбина Назарович.
Дәваланган ветераннар әлеге заездны оештырырга ярдәм күрсәткәннәргә, шул исәптән халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Татьяна Купчега һәм үзәкнең социаль тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләренең барысына да зур рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа