Вакытында башларга, сыйфатлы итеп башкарырга
Бүгенге көндә 34 муниципаль берәмлектәге 119 мәктәптә (программага барлыгы 162 мәктәп кертелгән, ремонт эшләренең гомуми күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә) капиталь ремонт бара. 50 мәктәпнең түбәсе төзекләндерелә, 6сында бу эш тәмамланган. 75 мәктәпнең тәрәзәләре яңартыла, 3есендә бу эшне тәмамларга өлгергәннәр. Тагын ике дистәләп мәктәптә - эчке ишекләр, 48 мәктәптә...
Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотолары.
15 мартта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин менә шулар турында сөйләде.
Ә быел ремонтланачак һәм төзелә-чәк сәламәтлек саклау учреждение-ләре исемлегендә барлыгы 417 объект бар. Ирек Фәйзуллин бүген модульле ФАПлар төзелеше өчен 68 мәйдан әзерләнүен, 31енең нигез урыны ясалуын, 3 ФАПта монтаж эшләре тәмамланып килүен җиткерде.
Капиталь ремонтка килгәндә, быел гамәлдәге 300 ФАПта төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш. Шуларның 163ендә эшләр инде башланган. Шулай ук быел ремонтланырга тиешле 27 амбулаториянең 16сында, 7 участок хастаханәсенең барысында да эш бара.
Бөгелмә муниципаль районында, инде билгеле булганча, 46 йортта капиталь ремонт уздырылырга тиеш булып, 30 күпфатирлы йортта төзекләндерү бара. Программага кертелгән барлык йортлар өчен дә кадастр паспортлары әзер. Районда җәмгысе 13 идарәче компания эшчәнлек алып бара. Аларның барысы өчен дә web-кабинетлар булдырылган. Февраль ае өчен бу компанияләр тарафыннан нибары 7 генә чагыштыру акты эшләнгән.
2013 елда торак йортларның һәр фатирын җылылык бирү системасына күчерү программасы буенча Бөгелмәдә 109 фатирда эш башкарылырга тиеш, бүгенгә аларның барысы өчен дә техпаспортлар ясалган, 18е өчен проект-смета документлары әзерләнгән.
Муниципаль берәмлекләрнең "ТКХ предприятиеләрендә кадрлар исәбе" интернет-сервисындагы эшчәнлеге турындагы мәгълүматларга килгәндә, план буенча быел Бөгелмәдә шушы өлкәдә эшләүче 36 хезмәткәр белемен күтәрергә тиеш икән. Республикага бу турыда бездән бүгенгә нибары 3 кенә
гариза бирелгән.
Белгәнегезчә, быел Бөгелмә шәһәрендә һәм районында барлыгы 6 мәк-тәп яңартылачак. Аларда узган елдагы кебек барлык төр эшләр дә (ишек һәм тәрәзәләр алыштырыла, санузеллар ремонтлана, түбә ябыла, керү-чыгу урыннары төзекләндерелә, эчке коммуникацияләр яңартыла) башкарылачак. Барлык мәктәпләрдә дә ремонт башланган дияргә була. Шушы зур күләмле эшләрне башкарып чыгу өчен ТР бюджетыннан 95 926,9 мең сум акча бүлеп бирелә. Подряд оешмаларына булган төп таләпләр - объектларда эшне вакытында башлап, кыска срокларда сыйфатлы итеп башкарып чыгу.
"Мегастрой" җәмгыяте 2013 елда районның Прогресс, Наратлы, Җиләк-җимеш питомнигы, Спас, Кодаш, Восточный авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларында төзекләндерү эшләре башкарачак. Кодашта бу эш төгәлләнгән, Восточный белән Прог-ресста эш - тәмамлану стадиясендә.
Ә Карабаш бистәсендәге табиб-лык амбулаториясен "Климат-сервис" җәмгыяте ремонтларга алынган. График буенча анда эш март аенда инде башланачак.
Әйткәнебезчә, Татар Димскәе белән Яңа Александровкада яңа типтагы модульле ФАПлар торгызылачак. Җир участогы өчен документлар әзер, техник шартлар өчен эш алып барыла. Боларның барысы да Татарстан бюджетыннан финанслана.
Рәсемдә: шәһәрнең 4 нче гомумбелем бирү мәктәбе быел күләмле ике зур программага кертелеп, биредә шушы белем йортына капиталь ремонт уздыру белән беррәттән, бинага янкорма да төзелә. Бу эшләрне "189 нчы төзү-монтаж поезды" җәмгыяте (бригадиры - Александр Кириллов) башкара. Мәктәпне төзекләндерү эшләре башланып кына килә, ә менә янкорма төзелешендә эш кайный. Объектның икенче катында стена күтәрәләр. Төзелеш материаллары белән тәэмин ителештә тоткарлыклар булмаса, эшне тиз тотарга исәпли төзүчеләр. Биредә мәктәпнең заманча спорт залы, зур ашханә булачак. Мастер Рамис Шәйдуллин бик рәхәтләнеп янкорманың эчен-тышын күрсәтеп йөрде, андагы эш барышы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа