Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы һәм сәнәгать җитештерүе хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Сезнең авыр хезмәтегезнең төп нәтиҗәсе - безнең муниципаль берәмлекнең, бөтен республиканың гарантияләнгән азык-төлек куркынычсызлыгы. Бүген Бөгелмә районында фермер хуҗалыклары барлыкка килә, шәхси йорт яны хуҗалыклары арта бара, агросәнәгать эшмәкәрлегенә инвестицияләр салына, эшкәртү комплексы уңышлы эшләп килә. Боларның барысы да алга таба да икътисадның аграр секторын төпле үстерүгә, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга ныклы нигез булып тора.
Агросәнәгать комплексы яулаган үрләр - ул җирне эшкәртүче, анда иген үстерүче, ит һәм сөт, азык продуктлары җитештерүче хезмәт кешесе, шулай ук белгечләр, җитәкчеләр, җитештерү ветераннары, авылларда социаль-мәдәни өлкә хезмәткәрләренең уртак хезмәте нәтиҗәсе. Сезнең тырыш-
лык нәтиҗәсендә бөгелмәләр өстәле елдан-ел төрлеләнә.
Җиргә булган хөрмәтегез, фидакарь хезмәтегез һәм районыбыз икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертүегез өчен сезгә зур рәхмәт. Саулык-сәламәтлек, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, аяз көннәр һәм мул иген уңышы телим.
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.