Бу көннәр чәчләренә чал төшкән ветераннарның юбилейларына бик бай булды. Шәһәр җитәкчелеге аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән әле бер мөхтәрәм затның, әле икенчесенең ишеген шакыды.
Хакимиятнең матбугат үзәге.
Марина Колесникова фотосы.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов 95 яшен тутырган юбилярга - Василий Ефимович Яронскийга (рәсемдә) РФ Президенты Владимир Путин исеменнән Котлау хаты тапшырды һәм тагын да озак еллар бәхетле гомер теләде.
Василий Ефимович Яронский - сугыш ветераны, 1939 елның язында Монгол Халык Республикасы чикләрен бозган япон агрессорларына каршы Халхин-Гол елгасы буенда совет-монгол гаскәрләре сафында хәрби бәрелешләрдә катнашкан.
Аның тормыш юлы бай һәм үзенчәлекле. Ул Белоруссиянең Малышевич авылында туа. Гаиләдә 6 бала тәрбияләнә, алар яшьли ятим калалар. Ул Витебск электромеханика техникумын тәмамлый, 1939 елда армия сафларына алына. Хәрби бәрелешләрдә яралана, 1941 елда комиссияләнә. Бүләкләре арасында "Халхин-Гол өчен", "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медальләре, Кызыл Йолдыз ордены бар.
Василий Ефимович 1947 елга кадәр Казан шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы органнарында эшли. Шуннан соң Бөгелмәгә күченеп кайта һәм лаеклы ялга кадәр 1188 нче автоколоннада хезмәт куя.
Могтәбәр зат ул үстергән, 4 оныгы бар. Ветеранның озак яшәвенең сере - хезмәткә булган мәхәббәт. Гомуми эш стажы 60 елдан да артып китә.
Чәчләренә чал төшкән ветераннарның тагын берсе - Клавдия Селантьевна Кириллина. Ул шушы көннәрдә 100 яше тулу уңаеннан тәбрикләүләр кабул итте. Клавдия Селантьевна гомер буе ипи пешерү заводында эшли, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышында вафат булган солдатның хатыны. Бүгенге көндә әби туганнары янәшәсендә яши. Аны барысы да бик яраталар һәм горурланалар. Ветеранның бүгенге-се көндә 3 баласы, 8 оныгы,
6 оныкчыгы һәм 1 онык оныкчыгы бар.
Шушы көннәрдә Фәрхури Сәлах кызы Нигъмәтуллина да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Бөгелмә районы Алга бистәсендә гомер итә. Гомере буена сыер савучы булып эшли. Бүген-гесе көндә дә, бөтенесен шаккатырып, йөгереп йөри, җәйләрен, яшьләрдән дә уздырып, җиләк җыя. Хөрмәт иясе 6 бала,
17 онык һәм 18 оныкчык тәрбияләгән. Җәйгә оныкчыгы бала көтә инде.
Озын гомерле әбиләрне котлаучылар рәтендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гайфуллина һәм ветераннар советы рәисе Камил Солтанов бар иде. Җитәкчеләр хөрмәт ияләренә, олы рәхмәт сүзләре, иң изге теләкләре белән беррәттән, бүләкләр алып килделәр. Аларга хәерле озын гомер теләделәр.