Урыссуда яшәүчеләрнең, ике контурлы казан куйдыргач, фатирга түләве кимегән
Урыссу бистәсенең 800 фатир хуҗасы фатир өчен түләүләре кимүен сизгән. Бу хәл Урыссу бистәсен республика программасы буенча альтернатив җылылык чыганагы - ике контурлы казаннар куйгач күзәтелгән. Алар - фатирларын шәхси газ җиһазы белән җылытуга алдан гариза биргән фатир хуҗалары. Шулай икәнен шәһәр тибындагы бистәдә булып кайткан "Татар-информ" журналисты да инана...
Урыссу бистәсенең 800 фатир хуҗасы фатир өчен түләүләре кимүен сизгән. Бу хәл Урыссу бистәсен республика программасы буенча альтернатив җылылык чыганагы - ике контурлы казаннар куйгач күзәтелгән. Алар - фатирларын шәхси газ җиһазы белән җылытуга алдан гариза биргән фатир хуҗалары. Шулай икәнен шәһәр тибындагы бистәдә булып кайткан "Татар-информ" журналисты да инана алган.
"Безнең гаилә өчен сизелерлек ярдәм булды. Моңа кадәр без ай саен коммуналь түләүләргә 7 мең, кайчак күбрәк тә акча тота идек. Җылылык кыйммәткә төшә иде. 5 меңгә якын ягулык өчен түли идек - бу кесәгә шактый нык суга иде. Хәзер без казан урнаштырдык. Ялганламыйм, түләүләр хәтта ике тапкырдан да түбәнрәккә чыкты. Без тулы ай яктык, түләү безгә 3 меңләп килде, бу сизелерлек ярдәм", - дип сөйләде бистә үзәгендәге өч бүлмәле фатир хуҗасы.
tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа