Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Урманга керсәң, тәмәкене оныт!

*Белгеч кисәтә Урманда янгын чыгуның сәбәпләре төрле. Шулай да статистика һәр ун янгынның сигезенә кешеләр гаепле икәнне күрсәтә. Бигрәк тә тәмәке тартучыларның бу афәтләрдә "өлеше" зур. Төшеп киткән шырпы, сүндерелмәгән төпчек, саксыз гамәл...

Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инсекторы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң яхшысы, әлбәттә, тәмәкене бөтенләй тартмау. Шулай да тыела алмаучылар өчен берничә киңәш:

*хәрәкәт иткәндә тәмәке тартмагыз. Моның өчен махсус урыннарда туктап,әйләнә-тирәдә, кимендә бер метр арада тиз кабынып китә торган материаллар юклыкка ышангач кына керешегез;

*тәмәке төпчеген ут, яисә төкерек белән ныклап сүндереп бетерегез. Аннары аяк киеме табаны белән балчык-комга аны бик яхшылап ышкыгыз;

*тәмәке кабызу өчен шырпы сызгансыз икән, аның тулысынча сүнгәнлегенә ышанып беткәч кенә урталай сындырып ташлагыз;

*транспортта барганда тәмәке тартырга рөхсәт бар икән, төпчекне беркайчан да тәрәзәдән ыргытып калдырмагыз.

Истә тотыгыз: саклык чаралары күрер өчен сарыф иткән берничә секунд вакытыгыз бик олы бәлаләрдән саклап калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса