Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм Бөгелмә мөселманнары! Сезне изге Рамазан аеның төгәлләнүе - Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм! Быел Рамазан ае бик эссе һәм елның иң озын көннәренә туры килүгә карамастан, мөселманнар Аллаһ сынавын тирән ышаныч, якты өмет һәм ныклы иман белән уздылар. Ураза ае безгә сабыр, түземле, миһербанлы булырга, якыннарыбыз турында кайгыртырга кирәклекне...

Мөхтәрәм Бөгелмә мөселманнары! Сезне изге Рамазан аеның төгәлләнүе - Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм!
Быел Рамазан ае бик эссе һәм елның иң озын көннәренә туры килүгә карамастан, мөселманнар Аллаһ сынавын тирән ышаныч, якты өмет һәм ныклы иман белән уздылар. Ураза ае безгә сабыр, түземле, миһербанлы булырга, якыннарыбыз турында кайгыртырга кирәклекне тагын бер кат искә төшергән ай булды, камиллеккә өндәде.
Районыбыз мөселманнары башка традицион дин вәкилләре белән күп еллар инде үзара килешеп яшиләр, мәдәни һәм рухи традицияләрне саклауга, милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертәләр.
Изге ай дәвамында кылган игелекле гамәлләр бу чорда гына чикләнмәсен, дәвамлы булсын иде. Һәрберегезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык телим!
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса