Ураза бәйрәме белән
Бисмиллаһир-рахманир-рахиим! Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезне Исламның иң олы бәйрәмнәренең берсе - Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм! Менә изге Рамазан - ураза тоту, юмартлык һәм игелек эшләү, кичерүләр-гафу сораулар ае, Аллаһны итагать итү, иминлек, кеше хәленә керә белү, ут газабыннан котылу ае төгәлләнде. Ислам тарихында һәм өммәтебез тормышында бу ай аерым...
Бисмиллаһир-рахманир-рахиим!
Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезне Исламның иң олы бәйрәмнәренең берсе - Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм!
Менә изге Рамазан - ураза тоту, юмартлык һәм игелек эшләү, кичерүләр-гафу сораулар ае, Аллаһны итагать итү, иминлек, кеше хәленә керә белү, ут газабыннан котылу ае төгәлләнде.
Ислам тарихында һәм өммәтебез тормышында бу ай аерым урын тота. Быел ул көннәрнең иң-иң озын чорына туры килде. Ашау-эчүдән тыелып тору уразаның тышкы ягы гына әле ул. Изге Рамазанның төп максаты - кешеләрнең рухи чистарынуы, җирдәге миссиясе турында уйлану, якты уйлар һәм хисләр белән иманны ныгыту, рухи кимчелекләребездән, инстинктлардан акылның өстенлеген тәэмин итү.
Рамазан ае кешелек сыйфатларын һәм мөселманнарча теләктәшлек күрсәтү өчен менә дигән форсат ул. Планетабызда миллиардтан артык кеше ачыга. Үз тәҗрибәсендә моның ни икәнлеген татып карап, дин тотучылар андыйларның хәленә керергә, юмартрак булырга өйрәнәләр.
Ураза аенда мөселманнар Аллаһы юлында социаль юнәлештә дә хәйрия эшчәнлеге алып баралар: мохтаҗларга ярдәм кулы сузалар, ифтарлар уздыралар, зәкәт түлиләр, фитр сәдакалары бирәләр һәм болар барысы да Аллаһының ризалыгы өчен дип эшләнә.
Бөгелмә шәһәре һәм районы мәчетләрендә дә хәйрия мәҗлесләре күп узды. Вакытын, акчасын кызганмыйча, ифтарлар оештырган кардәшләребезгә аерым җылы сүзләр әйтәсе килә, Аллаһының рәхмәте булсын аларга.
Тоткан уразаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын, гөнаһларыбызны ярлыкасын һәм Үзенең ризалыгына ирешүне әйләсен. Гаиләләребезгә иминлек, бәхет, ике дөнья рәхәтен насыйп итсен. Аллаһ барчабыздан да разый булсын!
Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ,
Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа