Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Умартачыларны борчыган проблемалар хакында интервью

Май, июнь айлары бераз салкынрак торса да, кояш, ниһаять, кыздыра башлады, яңгырлар да күпләп яуды, нәтиҗәдә болыннар шау чәчәккә күмелде. Димәк, быел бал булыр, дип фарызлый тәҗрибәле умартачылар.

Бөгелмә районында умартачылык эше ничек оештырылган, шуны ачыклау максатыннан без, аквакультура һәм умартачылык буенча белгеч Евгений Петрович Петряков белән әңгәмә кордык. Евгений Петрович үзе дә 10 ел умартачылык белән шөгыльләнә. Бүген аның карамагында 250 умарта бар.

– Евгений Петрович, умартачылар өчен кызу урак өсте җитте. Бөгелмә умартачылары аны быел ничек каршылый?

– Бүген районда 150 умартачылыкта 3 000ләп корт гаиләсе исәпләнә. Гадәттә һәрберсеннән уртача 10-50 килограмм бал җыеп алына, әлбәттә, һава шартларына карап. Бөгелмә районы Бөгелмә Бәләбәй калкулыгында диңгез өсте тигезлегеннән 380 метр биеклектә урнашкан.  Урман бар территориянең 21,5 процентын тәшкил итә. Зур сәнәгать предприятиеләре юк. Безнең як суларында  хәтта форель үрчи, ә ул бары тик бик чиста суда гына яши ала. Димәк, районда җитештерелә торган бал да сыйфаты буенча, республиканың башка районнарындагы продуктка караганда, экологик яктан чистарак.

         Быел бал киң ассортиментта булыр көтелә. Табигать шартлары уңай килү нәтиҗәсендә, болыннарда чәчәк күп. Районда – экспарцет, көнбагыш, карабодай, рапс, донник басулары байтак, юкә чәчәк атканда да көннәр матур торды. Әмма,  алдагы көннәр озак вакытка бик кызуга китеп, яңгырлар яумый торса, чәчәкләнең кору ихтималы бар.

 – Умартачылар җитештергән балны сатар өчен аларга нинди мөмкинлекләр тудырылган?

 – Бу мәсъәләдә, кем ничек булдыра ала, шулай эшли. Үзәкләштерелгән бал тапшыру пункты юк. Кем базарда сата, кем интернет аша, кайберләре  – танышлары аша. Шәһәрдә ике махсус умартачылык кибете эшли. Әлеге кибетләр аша да җитештергән продукцияне халыкка тәкъдим итәргә була. Бүгенге көндә бал сату умартачылар өчен  иң зур проблема булып тора. Авыл хуҗалыгының умартачылык өлкәсе моңарчы да озак еллар үз эшенең җанатарлары тырышлыгы белән яшәп килде, бүген дә шулай кала бирә.

– Тагын нинди проблемаланы хәл итәргә туры килә?

– Умартачыларны иң нык бочыган проблемаларның тагын берсе – кортлар бал җыя торган культура чәчелгән басуларны пестицид, агрохимикатлар белән агулау, шуның нәтиҗәсе буларак, корт гаиләләренең күпләп үлүе. Басуларны агу белән эшкәртүне, бал кортлары өйләренә кайткач, кичке сәгать уннан иртәнге дүрткә кадәр башкарырга яки, әлеге эшкә керешкәнче өч көн алдан, якын-тирәдәге умартачыларны кисәтергә кирәк. Бу умарта ояларын башка җиргә күчерергә вакыт бирә. Әмма әлеге тәртип үтәлми. Бал кортларының химикатлар аркасында үлүләрен дәлилләү дә үтә кыен, беренчедән – тикшерү лабораториясе Казан шәһәрендә генә, икенчедән –кыйммәт, бәясе илле мең сумга якын тора. Шуның нәтиҗәсендә, районда  андый фактлар булса да, берни эшли алмыйбыз. Инде андый-мондый хәл булганда, бар яңалыкны, алдан ук бер-беребезгә хәбәр итеп тору максатыннан, быел район умартачылары өчен аерым ватсап төркеме булдырдык. Бик уңайлы.

– Бал кортларының кышкы айларда да оя-оя бер сәбәпсез үлү очраклары  күзәтелә бит. Бу хакта сезнең фикерегез ничек?

– Сәбәпсез бер нәрсә дә була алмый. Бу планетабызда, гомумән, экология үзгәрү нәтиҗәседер. Динозаврлар да  бердәнбер көнне нишләптер юкка чыкканнар бит. Бүгенге көндә бал кортлары бар үсемлекләрнең 80 процентын серкәләндерә.  Бал кортлары юкка чыкса, үсемлек дөньясы гына түгел, хайваннарның да, кешеләрнең дә киләчәк язмышы аянычлы булачак. Бал кортлары – табигатькә мөнәсәбәтебез, дөрес яшәү-яшәмәвебезне күрсәтеп тора торган барометр һәм аның күрсәткечләре бүгенге көндә безнең файдага түгел.

Үзләренең шәхси хуҗалыкларында умарта тотучыларның, күршеләре тарафыннан ризасызлык белдерү очраклары еш була. Аңлашыла да – кортлар өчен синеке-минеке юк. Алар күрше-тирә бакчадагы чәчәкләрдән нектар гына җыеп калмый. Юлына очраганнарны бик авырттырып чага да. Сирәк булса да, корт чагудан үлү очраклары да бар...

– Бу мәсьәләдә Татарстан Республикасында умартачылык буенча закон нигезенә таянып эшлибез. Шәхси хуҗалыкта умарта тоткан очракта, күршеләр белән ике арада биеклеге ике метр булган койма булу мәҗбүри яки шулай ук биеклеге ике метр булган куе агачлар үсәргә тиеш. Әлеге тәртипләрне үтәгәндә, теләге булган һәркемнең үз хуҗалыгында умарта тотарга хокукы бар. Авылларда үзләренә дача итеп йорт сатып алыр алдыннан, шәһәр халкы бу нәчкәлекләрдән хәбәрдар булсыннар иде. Бал кортлары аркасында  күршеләр арасында туган низагларны үзара сөйләшеп хәл итәргә кирәк, әлбәттә, инде алай да уртак фикергә киленмәсә, район ветеринария күзәтчелеге хезмәтенә яки  прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.  

Мин, газета укучылар исеменнән,  умарта тотучыларга һәрвакыт үзләрендә аллергиягә каршы дару тотуларын сорар идем. Корт чагудан аллергиясе булган кешеләрне табибларга алып барып җиткерү өчен шактый вакыт кирәк, андый чакта  кеше гомерен минутлар хәл итә...  Әйдәгез, инде әңгәмәбезне дәвам итеп, балның, кортлар җитештергән башка продукциянең файдасы турында сөйләшик.

– Умартачылык – ул калдыксыз җитештерү. Аның бөтен нәрсәсе файдалы, күп төрле авырулардан дару булып тора. Бал турында мәгълүмат җитәрлек. Шүңа күрәдә, яңа бал аерта башлау белән, моны аңлаучылар, акчаларын кызганмыйча, күпләп бал сатып ала башлый. Минем бары тик бер киңәшем – балны, сыйфаты турында тиешле документлары булган, белгән кешеләрдән сатып алырга тырышыгыз. Җитешеп бетмәгән яки шикәр суыннан ясалган балга очравыгыз мөмкин. Балдан тыш, кортлар  үзләре ясаган балавыз, перга, прополис, корт анасы сөте, корт аякларына ябышып кайткан чәчәк серкәләре, әче бал (медовуха), үлгән кортлар үзләре (помор), хәтта  умарта эченә кереп, балавыз ашап үрчегән көя күбәләгенә кадәр файдалы. Өйрәнеп, дөрес кулланырга гына кирәк. Умартаның өске капкачын ачкач, борынга килеп бәрелгән буы гына да – кырык төрле авырудан шифа. Шуңа күрә умартачылар авырмый, гадәттә озын гомерле була.

Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. 

Әлфия ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса