Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Украина качакларына – ярдәм

"Сезнең шәһәрегез матур. Ә иң мөһиме, биредә ату тавышлары ишетелми", - бу Украинаның көньяк-көнчыгышыннан килгән качакларның беренче сүзләре иде.

Юлия ИВАНОВА.
Чыннан да, шәһәр үзенең кунакчыллыгы белән җәлеп итә. Иң элек ике гаиләне шәхси фатирларга урнаштыралар. Соңрак бөгелмәләр беренче вакытка кирәкле әйберләр белән ярдәм итәләр. Башкаларның кайгысына битараф булмаган халык, иң элек, савыт-саба, сөлгеләр, гигиена кирәк-яраклары, җылы киемнәр китерә. Украиннар үз йортларыннан кулларына күтәрә алган кадәр әйберләрне генә алып китә алганнар шул.
Кирәк-яраклар кабул итү пунктын Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсеше координацион үзәге вәкилләре үзләрендә оештыралар. Әйберләрне Стрелочная урамы, 18 "Б" йорты адресы буенча, 8 - 17 сәгатьләрдә китерергә мөмкин. 48 - 50 нче размерлы җылы ир-ат киемнәре, 43 нче үлчәм көзге аяк киеме кирәк.
Бөгелмәләр качакларга акча белән генә ярдәм итеп калмыйлар, хәтта азык-төлек, бәрәңге дә китерәләр. Халыкның мәшгульлек үзәге хезмәте аша аларның һәрберсенә шәһәрдә эш тәкъдим ителгән.
Яшь пар - Татьяна һәм Николай өйләнешергә әзерләнеп йөриләр. ЗАГС идарәсенә гариза бирелеп, иптәшләренә һәм туганнарына чакырулар да таратыла. Аларга берникадәр вакыт көтәсе генә кала. Ләкин туган шәһәрләре Краснодонскида хәлләр көннән-көн начарлана бара. Әти-әниләре: "Качыгыз! Сезгә яшәргә кирәк!" - дип үгетли. Хәрби бәрелешләр бераз тынычланып торган арада яшьләр әлеге мәхшәрдән качып чыгып китәләр. Чикне үткәннән соң, качакларны кабул итү пунктына урнашалар. Хәзер РФ белән чиктәш контроль үткәрү пунктына алып баручы ул юлны "үлем юлы" дип атыйлар. Аны
көн саен Украинаның милли гвардия снайперлары утка тота икән.
Татьяна һәм Николай, көн саен мәгълүмат палаткасына кереп, нинди төбәкне тәкъдим итүләрен көтәләр. Ерак көнчыгышка китәргә батырчылык итмиләр.
Ә Казанга китәргә шундук карар кылалар. Дөрес, Бөгелмәгә эләгәләр, моның шулай килеп чыкканына тамчы да үкенмиләр.
Яшьләрне Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә каршы алалар. Николай - энергетик, Татьяна - журналист һәм педагог-оештыручы. Алар үзләрендә барган хәл-
ләр турында тәфсилләп сөйләделәр һәм телевидение яңалыкларында күрсәтелә торган сюжетларда андагы мәхшәрнең бик аз өлеше генә чагылуы турында әйттеләр. Туганнары белән телефон аша сөйләшкәндә ишетелгән ату тавышлары шул турыда сөйли; ипи комбинаты көч-хәл белән генә эшләсә дә, башка азык-төлеккә килгәндә, хәлләр бөтенләй начар икән. Инде Татьянага да, Николайга да мәш-гульлек үзәгендә эш тәкъдим ителгән.
Вячеслав, Оксана һәм өч яшьлек Артем Луганскидан качканнар. Хәзерге вакытта бер атна элек үзләрен бөтенләй дә белмәгән гаиләдә яшиләр, бүгенгә инде алар туганнар кебек булып, бер-берсенә якынайганнар. Бер өстәл артына утырып ашыйлар, бер-берсенең бүлмәләренә кереп йөриләр, тынычлык һәм сугыш турында гәпләшәләр.
Вячеслав - һөнәре буенча бишенче разрядлы эретеп ябыштыручы. Өйгә акча да алып кайта башлаган инде. Берничә тапкыр өстәмә эшкә дә чыккан. Гаиләгә тотрыклылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч кирәк. "Мин икмәкне үз көчем белән эшләп ашарга өйрәнгән. Кечкенәдән хезмәт яраттым", - дип сөйли ул.
Оксана өчен, иң мөһиме, улын балалар бакчасына урнаштыру. Шуннан соң ул да эшкә чыга алачак. Мәшгульлек үзәгенә мәгариф идарәсе белгече дә чакырулы иде. Ул малайның медицина комиссиясен үтү белән үк балалар бакчасына урнаша алачагы турында әйтте. Димәк, Оксана якын арада эшкә чыгу мөмкинлегенә ия булачак. "Мин эштән курыкмыйм. Тормышымдагы иң куркыныч вакыйга булды инде. Ул - сугыш", - ди ул.
Барлык 5 украиналы да туган якларында хәлләр яхшырганчы Бөгелмәдә калырга уйлыйлар, ә бәлки гомерлеккә дә булыр.
Федераль миграция хезмәте идарәсе җитәкчесе Роберт Гарифуллин аларга кирәкле документларны рәсмиләштерү-дә бернинди кыенлыклар булмаячагы турында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса