Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“УЕН-ТВ” татар телле яңа балалар телеканалы проекты тәкъдим ителде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Хөкүмәт йортында татар телендә "УЕН-ТВ" яңа балалар белем каналы проектын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Проект турында К(И)ФУ Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский сөйләде. Аның сүзләренчә, глобализация нәтиҗәсендә күпмилләтле халык яшәгән илләрдә рәсми телләр милли телләргә зур басым...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Хөкүмәт йортында татар телендә "УЕН-ТВ" яңа балалар белем каналы проектын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект турында К(И)ФУ Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский сөйләде. Аның сүзләренчә, глобализация нәтиҗәсендә күпмилләтле халык яшәгән илләрдә рәсми телләр милли телләргә зур басым ясый. Шунлыктан балалар милли телдә аз сөйләшә, чөнки милли контент һәм аның таралуына тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми.

Аның сүзләренчә, татар телле мультимедиахаб булдыру тулыформатлы VOD-сервисын тәэмин итә, аны интернет-платформа типларында тәүлек дәвамында бөтен ил буйлап карап була. Проектның максатчан аудиториясе - 3тән 16 яшькә кадәргеләр.
Яңа каналның "УЕН-ТВ" исеме интернет-тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланган. Күпчелек өлешендә үзебездә төшерелгән мультфильмнар, сериаллар, махсус һәм уен программалары булыр дип көтелә, ул белемне арттыруга юнәлтеләчәк.

Презентация тәмамланганнан соң, катнашучылар проектның өстенлекле һәм кимчелекле яклары буенча фикер алышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов яңа каналның инде булган эре балалар телекомпанияләре белән көндәшлектә булачагын, шунлыктан уникаль сыйфатлы татар телле контент эшләргә кирәклеген искәртте.

Проект авторларына концепцияне күрсәтелгән тәкъдимнәр белән эшләп бетерергә кирәклеге әйтелде.

Чарада Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе (ТНВ) генераль директоры Илшат Әминов, Республиканың "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса