Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

“Уңайлы мохит” – уңайлык өчен

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов Бөгелмәнең социаль объектларында алып барыла торган эшләрнең барышы белән танышты.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Беренче эш итеп, башлык шәһәр поликлиникасына барды. Анда 3 нче һәм 4 нче катларда ремонт бара. Биредә, нигездә, гомумпрактика табиблары утыра, процедуралар ясау һәм диагностикалау бүлмәләре дә бар. Бүгенге көнгә электрүткәргечләр тулысынча алыштырылган, тәрәзәләрне, ишекләрне һәм идән өслеген алыштырырга әзерләнәләр. Ремонт эшләре баруга карамастан, барлык кабинетлар да тиешле режимда эшлиләр. Объектны реконструкцияләүгә быел 26 миллион сум бүленгән.
- "Татнефть" компаниясе җитәкчеләренә, "ТНГ-Групп" генераль директорына - аеруча, тагын бер кат зур рәхмәт әйтәбез. Шәһәр поликлиникасын ремонтлау өчен нәкъ менә алар акча бүлеп бирергә мөмкинлек таптылар. Бүгенге көндә биредә эшләрнең барышыннан мин канәгать, - диде И. Касыймов.
Бөгелмәнең төзелеш объектларында хәтта ял көннәрендә дә эш тукталып тормый. Әмма "СУАР" җәмгыяте төзүчеләренә бу кагылмый. Шуңа да графиктан артта калып эшлиләр.
1 нче урта мәктәптә "Уңайлы мохит" программасы буенча ясалырга тиешле пандус әле дә әзер түгел. И. Касыймов әлеге төзелеш оешмасы җитәкчелегенә җитди кисәтү ясады. Бу подрядчының тагын ике объектында: 1 нче урта мәктәптә һәм начар ишетүче балалар интернат-мәктәбендә эшләре 80 процентка башкарылган.
"Уңайлы мохит" программасы буенча эш башкаручылардан "Стройсервис" җәмгыятен И. Касыймов үрнәк итеп куйды. Бу компания "Радуга" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" объектында эшли. Әлеге көндә эшчеләр инвалидлар өчен машина кую урыннары, пандуслар ясыйлар, керү юлын төзекләндерәләр. Бу максатка 2,4 миллион сум акча бүленгән.
Шушы ук программа буенча Бөгелмә техник-төзелеш көллиятендә дә уңайлыклар тудыру эшләре башкарыла. Моннан тыш, "СУ-32" төзүчеләре җәяүлеләр юлларын көйләүне тулысынча башкарып чыкканнар.
"Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыру өчен быел барлыгы 13 миллион сумнан артык акча билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса