Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Төзүчеләр көне белән!

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре! Кадерле бөгелмәләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан - Төзүчеләр көне белән ихлас котлыйм! Төзүче һөнәре күп гасырлар дәвамында мактаулы һәм хөрмәткә лаек һөнәр булып санала. Сез бүгенге заманда кеше аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган җисемнәрне булдырасыз - яшәү өчен лаеклы шартлар тудырасыз. Сезнең фидакарь...

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре! Кадерле бөгелмәләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан - Төзүчеләр көне белән ихлас котлыйм!
Төзүче һөнәре күп гасырлар дәвамында мактаулы һәм хөрмәткә лаек һөнәр булып санала. Сез бүгенге заманда кеше аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган җисемнәрне булдырасыз - яшәү өчен лаеклы шартлар тудырасыз.
Сезнең фидакарь һәм намуслы хезмәтегезгә, традицияләргә сакчыл карашыгызга күрә, Бөгелмәбез күп еллар инде кабатланмас матур кыяфәтле шәһәр буларак дан тота. Нәкъ менә сезнең тырышлык белән шәһәребез үсә, төзекләнә: тарихи биналар торгызыла, яхшы сыйфатлы торак йортлар, балалар бакчалары төзелә, юллар салына, спорт мәйданчыклары булдырыла, капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла, парклар, ишегаллары ямьләндерелә, Аллаһ йортлары, хастаханәләр калкып чыга. Һәрбер объектка сезнең җан җылысыннан, талантыгыздан өлеш кушылган.
Һөнәри бәйрәмегез көнне җаваплы, нәтиҗәле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдереп, сезгә бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман, яңа проектларыгызның чынга ашуын, һөнәри яңа үрләр яулавыгызны, гаиләләрегезгә иминлек һәм тотрыклылык телим.
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса