Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Түтиләр” – көлү вакыты керде

Февраль ае каникулларын озайту - бик гади. 4 көнлек озын яллардан соң ук, ә нәкъ менә дүшәмбе көнне, 27сендә - театр үзенең тамашачыларына өр-яңа, бер тапкыр да күрсәтелмәгән тамаша тәкъдим итә. Минзәлә театры "Түтиләр" сатира комедиясе белән безгә кунакка килә. Режиссер-сәхнәгә куючы Зиннур Сөләйманов тормышта булырга мөмкин (ә бәлки булгандыр...

Февраль ае каникулларын озайту - бик гади. 4 көнлек озын яллардан соң ук, ә нәкъ менә дүшәмбе көнне, 27сендә - театр үзенең тамашачыларына өр-яңа, бер тапкыр да күрсәтелмәгән тамаша тәкъдим итә.

Минзәлә театры "Түтиләр" сатира комедиясе белән безгә кунакка килә. Режиссер-сәхнәгә куючы Зиннур Сөләйманов тормышта булырга мөмкин (ә бәлки булгандыр да) кызыклы вакыйга турында сөйли.

Күз алдына китерегез: иске йортта апалы-сеңелле Рузалия һәм Розалия яши. Аларның торакларын кайчандыр бабаларының бабасы ??? төзегән. Хәзер ул - тарихи кыйммәткә ия урын. Ул шәһәрнең элиталы өлешендә урнашкан. Ничек уйлыйсыз, кешенең киң күңелле булуыннан файдаланырга тырышучы җирле чиновниклар, аферистлар һәм туганнары әлеге хатын-кызларга тыныч кына яшәргә ирек бирерләр микән? Билгеле, юк. Сүз дә нәкъ шуның турында!

Спектакль бик мавыктыргыч. Татар телендә бара. Барысына да кызык булачак, хәтта икенче дәүләт телен камил белүчеләр өчен дә. Тамашага килегез, якыннарыгызга да билетлар алыгыз. Матур татар сөйләмен яратучыларның күңеленә рәхәтлек бирегез. Шәһәребездә мондый сәхнә осталарын көн саен күреп булмый.

Билетлар кассаларда: тел. (8 (85594) 4-11-45)

12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса