Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Цифрлы телевидение: финиш сызыгында

Иртәгә республикада нинди яңалык буласын инде беләсез – аналоглы телевидение сүндереләчәк, тулысынча цифрга күчәчәкбез.

Шушы яңалыкка бәйле рәвештә, халыкта төрле сораулар туа: телевизорлардан яраткан тапшыруларны 14 октябрьдән соң да карау өчен нишләргә кирәк?

 

Беренчедән, бу яңалык телесигналларны кабель һәм спутник тәлинкәсе аша тотучыларга бөтенләй дә кагылмый, алар моңарчы ничек караган, моннан соң да шулай дәвам итәчәкләр.

 

Бу яңалык әлегә кадәр аналоглы телевидение караучылар өчен актуаль. Аналоглы телевидение каравыгызны каналның логотибы янындагы «А» хәрефе аңлата. Димәк, сезгә иртәгәгә кадәр әзерләнергә кирәк.

 

Моның ике юлы бар. Берсе – кыйммәтле, икенчесе – арзанлы юл. Кыйммәтлесе – DVB–T2 стандартлы яңа телевизор алу (бәлки, сезнең телевизорыгыз мондый төр сигналларны тотадыр да, карарга гына кирәк. 2013 елдан соң алынган телевизорларның барысы да диярлек ул стандартка туры килә). Арзанлысы – телевизорга цифрлы приставка алып кую. Ул якынча 900 сум тирәсе тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса