Тәртип сагында - прокуратура
Шушы көнәрдә Бөгелмә муниципаль районы прокуратурасы 2016 елдагы эшенә нәтиҗә ясады. Ведомствоара киңәшмәдә хокук саклау органнары вәкилләре, дин әһелләре, шәһәр оешмалары җитәкчеләре һәм җирле матбугат хезмәткәрләре дә бар иде. Төп доклад белән Бөгелмә шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин чыгыш ясады. 2016 елда, Бөгелмә прокуратурасы тикшерүләре нәтиҗәсендә шәһәр һәм район оешмаларында 2...
Шушы көнәрдә Бөгелмә муниципаль районы прокуратурасы 2016 елдагы эшенә нәтиҗә ясады. Ведомствоара киңәшмәдә хокук саклау органнары вәкилләре, дин әһелләре, шәһәр оешмалары җитәкчеләре һәм җирле матбугат хезмәткәрләре дә бар иде.
Төп доклад белән Бөгелмә шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин чыгыш ясады. 2016 елда, Бөгелмә прокуратурасы тикшерүләре нәтиҗәсендә шәһәр һәм район оешмаларында 2 128 закон бозу очрагы ачыкланган. Хокук сакчылары ел дәвамында авыл җирлекләрендә, торак-коммуналь хуҗалыгында һәм идарәче компанияләрдә тикшерүләр алып барганнар.
Хокук бозулар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр ихтыяҗында эш бирү, хезмәт күрсәтү һәм товарлар сатып алуда да чагылыш тапкан. Хезмәт хакын түләмәү очраклары да юк түгел. Прокуратура тикшерүеннән соң Бөгелмә муниципаль районында 901,5 мең сум күләмендәге хезмәт хакы түләнелгән.
67 очрак тирә-якны саклау законын бозу буларак теркәлгән, 40 җитәкче җаваплылыкка тартылган.
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәте өчен бөгелмәлеләрнең 237 миллион күләмендә бурычы җыелган. Бүгенге көндә бу юнәлештә суд приставлары белән тыгыз эш алып барырга ниятлиләр.
Прокуратура хезмәткәрләре ришвәтчелек эшендә дә актив. Алар 8 закон бозу очрагын теркәгән, 1 җинаять эшен ачкан. Коррупциягә каршы көрәшне оештыру, законны үтәү өстендә тиешенчә эшләмәүдә кимчелекләргә юл куюда 50 җитәкче гаепләнгән. Банк хезмәткәләре ришвәтчелек юнәлешендә аеруча еш тоткарлана икән. Аларның 3сенә җинаять эше кузгатылган, 5се шартлы рәвештә гаепле дип табылган, 1се штрафка тартылган.
Еллык эшкә нәтиҗә ясаганнан соң, прокуратура хезмәткәрләре 2017 елга эш планын да кабул итте. Эш эчке эшләр бүлеге, тикшерү комитеты вәкилләре һәм суд хезмәткәрләре белән берлектә алып барылачак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа