Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

ТРның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина бөгелмәлеләрне кабул итте

Күчмә кабул итү Балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе белән берлектә оештырылды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты. Кабул итү вакытында Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленә үз сораулары белән 7 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар төрле иде: торак проблемаларын чишү, балалар бакчасы һәм...

Күчмә кабул итү Балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе белән берлектә оештырылды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты.

Кабул итү вакытында Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленә үз сораулары белән 7 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар төрле иде: торак проблемаларын чишү, балалар бакчасы һәм поликлиника эшеннән зарлану, ата-аналарны алкогольдән дәвалау буенча чаралар күрү һәм бала хокуклары бозылу.

Гүзәл Удачина һәрбер мөрәҗәгатькә аңлатма бирде. Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитетына кайбер сорауларны чишүне контрольгә алырга йөкләмә бирелде. ТРның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле тарафыннан, әлеге сораулар контрольгә алынды.

Гүзәл Удачина шулай ук мөмкинлекләре чикле балаларның мәктәп-интернатында, Газинур Гафиятуллин исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында, "Ялкын" социаль приютында һәм социаль авыр хәлдәге Р.Галиевлар гаиләсендә булды, - дип хәбәр ителә Бөгелмә муниципаль районы порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса