Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Төрекләр килде кунакка

21 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов Төркиядән килгән кунаклар белән очрашты. Түгәрәк өстәл янында алар Бөгелмә төбәгендә мәгариф системасын һәм эшмәкәрлекне үстерү темаларына кагылышлы сорауларны тикшерделәр. Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА, Бөгелмә муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәткәре. Автор фотосы. Инде мәгълүм булганча, хезмәт-тәшлек турында 2004 елда төзелгән ике яклы килешү...

21 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов Төркиядән килгән кунаклар белән очрашты. Түгәрәк өстәл янында алар Бөгелмә төбәгендә мәгариф системасын һәм эшмәкәрлекне үстерү темаларына кагылышлы сорауларны тикшерделәр.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,
Бөгелмә муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәткәре.
Автор фотосы.

Инде мәгълүм булганча, хезмәт-тәшлек турында 2004 елда төзелгән ике яклы килешү 2010 елда озайтылды. Шул килешү нигезендә, Бөгелмәдә кызлар өчен лицей ачу турында карар кабул ителде. Малайлар лицей-интернатының төп иганәчесе - фармация һәм савыт-саба җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Мәхмәт Өнҗәл әтисе Мостафа Өнҗәлдән кайнар сәламнәр ирештерде һәм лицейны оештыруда муниципалитет тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм өчен район башлыгына рәхмәт белдерде. Төркия мәгариф системасы вәкиле Али Кыврак яңа уку елыннан кызлар лицее ачылачак 8 нче мәктәп бинасында капиталь ремонт программасы кысаларында бара торган эшләргә югары бәя бирде.
Кунаклар шулай ук эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре белән дә кызыксындылар. Тәким Казанҗы - керамика һәм бакыр рудасы эшкәртү заводы директоры, Хазыйм Сәсли - текстиль сәнәгатендә эре бизнесмен, ул шулай ук җир асты суларыннан һәм калдыклардан электр энергиясе җитештерү белән дә шөгыльләнә. Алар Румыния, Греция, Израиль, Азәрбайҗан һәм Европаның барлык диярлек илләре белән тыгыз элемтәдә торып эшлиләр, ә Россия һәм Украинаны джинсы киемнәр, одеяллар белән тәэмин итәләр.
Илдус Касыймов, үз чиратында, Россиянең Башкортстан Республикасы, Оренбург һәм Самара өлкәләре белән чиктәш булуы сәбәпле, Бөгелмәбезнең һава юллары белән дә, тимер юллар һәм автомобиль трассалары ягыннан да Татарстанның көньяк-көнчыгышында үзенә күрә капка ролен үтәвен әйтеп үтте. Ә инде республикабызның иң югары калкулыгында урнашкан булуы биредә хәтта җил ярдәмендә дә энергия табу мөмкинлеген бирә. Район башлыгы Төркия делегациясен шулай ук районның 2015 елга кадәр социаль-икътисади үсеш программасы белән таныштырды, шәһәрдәге ябылган предприятиеләр базаларында әзер эш мәйданнары тәкъдим итте. Кунак-ларны авыл хуҗалыгы, терлекчелек мәсьәләләре дә кызыксындырды.
Эшлекле сөйләшүләр кичке аш вакытында дәвам итте. Анда шәһәребезнең зур предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре ассоциациясе вәкиле дә чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса