Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

ТР ЮХИДИ хәрәкәте активистлары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында Дәүләт автоинспекциясе хезмәте оешу көне белән котладылар

Бу көнне ЮХИДИнең яшь ярдәмчеләре котлау флешмобы оештырдылар.

Республика хәрәкәтенең яшь инспекторлары үз куллары белән ясалган котлау рәсемнәре һәм кул эшләре әзерләделәр.

Лаеш районының «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр якты киемнәрдә үзләренең рәсемнәрен һәм эшләнмәләрен күрсәтү белән бәйрәм модасы күрсәттеләр. Теләче районы Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары бәйрәм баннерлары фонында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, остазларын бәйрәм открыткалары белән котладылар. Алексеевск районы яшь инспекторлары күп фатирлы торак комплекста урнашкан стендта бәйрәм рәсемнәрен урнаштырдылар.

Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренең ЮХИДИ бүлеге матбугат үзәгенең яшь хәбәрчеләре шәһәр автоинспекциясе җитәкчеләре белән  бәйрәм әңгәмәсе оештырдылар.

Юл хәрәкәтендә катнашучы өлкәннәр дә чаралардан читтә калмады. Котлауларга Бөгелмә районының “Әтиләр киңәше” иҗтимагый оешмасы активистлары да кушылды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең яшь ярдәмчеләреннән бик теләп котлаулар кабул иттеләр. Бүген юл хәрәкәте иминлеге өчен хезмәт итүчеләрнең күбесе яшь ЮХИДИ хәрәкәте мәктәбен узган кешеләр. Хәрәкәтнең яшь инспекторлары бүген юлларда тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләр өчен лаеклы алмашка әйләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса