Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

ТР мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча урынбасарлары Бөгелмәдә

«Сосновка» сәламәтләндерү лагерендә Татарстан мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча урынбасарларының теологик киңәшмәсе булып узды. Республикада бу чара әле беренче генә тапкыр үткәрелә. Киңәшмәдә: ТР Президенты Департаментының дини берләшмә идарәсенең баш киңәчесе Альберт Газизҗанов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасарыФәнис Мөхәммәтов, ТР Көньяк-көнчыгыш төбәге казыеМарат хәзрәт Мәрданшин, ТР мөфтие урынбасары, Бөгелмә районы мөхтәсибе...

«Сосновка» сәламәтләндерү лагерендә Татарстан мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча урынбасарларының теологик киңәшмәсе булып узды. Республикада бу чара әле беренче генә тапкыр үткәрелә.

Киңәшмәдә: ТР Президенты Департаментының дини берләшмә идарәсенең баш киңәчесе Альберт Газизҗанов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасарыФәнис Мөхәммәтов, ТР Көньяк-көнчыгыш төбәге казыеМарат хәзрәт Мәрданшин, ТР мөфтие урынбасары, Бөгелмә районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

Киңәшмә барышында алга таба һәр мөхтәсибәтнең яшьләр эшләре бүлеге белән хезмәттәшлек итүгә кагылышлы мәсьәләләре тикшерелде. 38 мөхтәсибәтнең урынбасарлары да үзләренең яшьләр белән эшләү планын җиткерделәр, тәҗрибә уртаклашып, шәхси чыгышлар ясадылар.

Киңәшмәнең икенче өлеше урамда үтте, анда оештыручылар күнегүләр белән «Низкий веревочный курс» әзерләгәннәр, ул команда рухын формалаштыруга юнәлтелгән иде.

Очрашудан соң, республиканың һәр почмагында яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыруга корылган мәсьәләләр куелды. Аерым алганда, мөхтәсибәт вәкилләре яшь буынны тәрбияләү буенча нәтиҗәле ысуллар куллану тәҗрибәсе белән алыштылар. Мәсәлән, яңа форматта бердәм интеллектуаль-спорт чараларын куллану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса