ТР Хәрби комиссары эшлекле визит белән Бөгелмәдә булды
ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин эшлекле визит белән Бөгелмәдә булып китте. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, районның Башкарма комитеты җитәкчесе Адель Галиуллин, Бөгелмә муниципаль районыбуенча ТР Хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Рафаэль Миннетдинов озатуында военкомат бүлеге бинасында булып, материаль-техник базаның эшләү шартлары белән танышты.ТР военкомы Бөгелмәнең, гомумән...
ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин эшлекле визит белән Бөгелмәдә булып китте. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, районның Башкарма комитеты җитәкчесе Адель Галиуллин, Бөгелмә муниципаль районыбуенча ТР Хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Рафаэль Миннетдинов озатуында военкомат бүлеге бинасында булып, материаль-техник базаның эшләү шартлары белән танышты.ТР военкомы Бөгелмәнең, гомумән алганда Татарстанның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм хезмәткә чакыруны оештыру буенча әйдәп баручылардан икәнен үз күзләре белән күрде. Бу эш бездә системалы һәм төгәл дәрәҗәдә алып барыла.
Сергей Погодин "Бөгелмә хезмәткә чакыруны оештыруда һәм чакырылыш кампаниясен үткәрүдә һәм шулай ук киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләүдә республиканы беркайчан да кыен хәлгә куймады" - дип ассызыклады.
Республика военкомы Бөгелмә белән Свердловск өлкәсе (Лесной шәһәре)хәрби частьнең ныклы шефлык мөнәсәбәтләрен дә югары бәяләде. Хәрби хезмәткә соңгы чакырылышта гына да Бөгелмәдән 15 егет озатылган. 2006 елдан барлыгы бу частьтә 200 мең бөгелмәле хезмәт иткән. Линар Закиров алга таба да бу эшнең дәвам иттереләчәген ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа