ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмәдә
Бүген Бөгелмә муниципаль районы Советының XIII сессиясе узды. Әлеге утырышка махсус ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Сессиядә шулай ук ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, "Татнефть" компаниясенең кадрлар һәм социаль сораулар буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, "Ядран-Ойл" ябык акционерлык җәмгыятенең директорлар...
Бүген Бөгелмә муниципаль районы Советының XIII сессиясе узды. Әлеге утырышка махсус ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Сессиядә шулай ук ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, "Татнефть" компаниясенең кадрлар һәм социаль сораулар буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, "Ядран-Ойл" ябык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Ирек Салихов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рягать Хөсәинов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.
Сессия барышында нибары бер сорау каралды: авыл хуҗалыгында эшмәкәрлекнең бүгенгесе һәм аны киләчәктә үстерүгә юнәлдерелгән чаралар. Бөгелмә районы бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге буенча республикада 40 нчы урынны биләп тора. "Бу сезнең урын түгел. Бөгелмә җирендә эшләргә мөмкинлекләр зур, аларны дөрес куллана гына белергә кирәк. Нәкъ сезнең район өчен авылда эшмәкәрлекне үстерүдән дә мөһимрәк максат күрмим", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бөгелмә халкына мисал итеп кауярлык гаилә фермасын тотучылар да бар безнең районда. Алар курыкмыйча эшкә алынган һәм бүген дә җиң сызганып эшли. Шундыйларның берсе - Марат Ситдыйков. Ул үз эшен 2012 елда башлап җибәргән, бүген аның хуҗалыгында - 60 баш мөгезле эре терлек, шуларның 31е - савым сыеры. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шушы ферманы карап узды. Күргәненнән канәгать калуын ул сессия барышында җиткерде. Марат Ситдыйковны залда утыручылар алдында бастырып мактады. "Ферма да төзеп куйган, шуның кырыенда өй дә торгызган. "Мал санын арттырырга теләк бар, ярдәм итмәссез микән?" -дип мөрәҗәгать итте ул миңа. Үз эшенә мөкиббән һәм үсәргә омтылган фермерларга без бик теләп ярдәм кулы сузабыз", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
"Авыл хуҗалыгын үстерүгә кагылган дәүләт программалары язылган буклетлар һәр авыл башлыгында булырга тиеш", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ә аларны әзерләү эшен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповка йөкләде. "Муниципаль берәмлек башлыгы үз авылы халкына төгәл тәкъдим белән керергә тиеш. Әлбәттә аларның мөмкинлекләрен, тырышлыкларын һәм яшенә карап формалашырга тиеш ул тәкъдим", - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.
Бөгелмә муниципаль районы алдында зур максатлар һәм күпсанлы бурычлар тора. Рейтинг баскычыннан өскә күтәрелү өчен халыкны уяту, аларга авыл хуҗалыгы программалары хакында төплерәк аңлату эше тора. Бу хакта район башлыгы Линар Закиров җиткерде: "Планнар бар, без аларны барысын да язып, үзебезгә билгеләп барабыз. Гаилә фермалары бүген перспективалы юнәлеш булып тора һәм без аны үстерү эшен бар куәткә башкарачакбыз".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа