Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

ТР Дәүләт Советы Рәисе Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

«Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга», — диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган боерык текстында.

Элегрәк Россия Федераль Җыенына юллама кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдерде.

Владимир Путин ил Конституциясендә Россия Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса