Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тормыш безгә ярату өчен бирелә

Бүген - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне

Берләшкән Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы 1992 елда ук 3 декабрьне ел саен Халыкара Инвалидлар көне буларак билгеләп үтү турында карар кабул итә. Шуннан бирле безнең илдә ул ункөнлек буларак билгеләп үтелә.  

  Бу көннәрдә  оештырыла торган чаралар физик мөмкинлекләре чикле булган һәм башка инвалидларның проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, тырышлыкны аларның хокукларын яклауга, иминлеген тәэмин итүгә юнәлтү һәм инвалидларның сәяси, социаль, икътисадый, мәдәни һәм спорт тормышында актив катнашуларыннан илнең һәм җәмгыятьнең бары тик отышка гына ия булачагын аңлату максатыннан эшләнә.    

Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет мәдәният учреждениеләренең Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсенең Бөгелмә филиалында да  бу ункөнлектә шактый чаралар үткәрү планлаштырыла.  

Декаданы ачу тантанасы биредә “Тормыш безгә ярату өчен бирелә” дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән  башланып китте. Кичәне алып баручылар бу датаның мөһимлегенә басым ясап, әлеге чорны игелекле гамәлләр чоры дип атау дөрес булыр иде дигән фикерне җиткерделәр, бу категория кешеләрнең тырышлыгы, киң күңелле, миһербанлы булулары һәм тормышны сөеп яшәүләре чиксез соклануга лаек икәнен әйттеләр.  

Чарада катнашучылар – Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте ТР оешмасы Бөгелмә җирле бүлеге әгъзалары, ә алар 23 кеше иде, “Шагыйрьләр”, “Матур әдәбияттан алынган канатлы сүзләр”, “Кинотасмадан өзек” дигән һәм башка иҗади бәйгеләрдә бик теләп, рәхәтләнеп катнаштылар.  

“Ихлас” халык фольклор ансамбле җырчылары Людмила һәм Ришат Габдрахмановлар, Илшат Тимкин, Рәфис Мунтиннарның һәм Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студенткасы, “Яшь гвардия” әгъзасы Илүзә Исламгированың татарча һәм русча чыгышлары, нур өстенә нур булып, кичәне тагын да ямьләде, һәр тамашачының күңеленә хуш килде.  

Айсылу НУРЕТДИНОВА, 

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсенең Бөгелмә филиалы мөдире 

Илүзә ИСЛАМГИРОВА фотолары  

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса