Тормыш яме
Илебез тарихында күп вакыйгалары белән билгеле 15 февраль көне быел тагын бер чара белән истә калды. Подстанция районында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Мөсәябә Шагали кызы Сәгъ-диева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга балалары, онык-оныкчыклары, якыннары җыелган иде. Мөсәябә апаны гомер бәйрә-ме белән Бөгелмә шәһәре мэры, җирле "Соколка" сайлау округы депутаты Илдус Касыймов та тәбрик итте. Авыр сугыш елларында һәм аннан соң илебезне тернәкләндерү чорында куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау хатын, алып килгән бүләкләрен тапшырды. Шәһәр ветераннар советы президиумы вәкиле, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева да буш кул белән килмәгән иде: Мөсәябә апаны туган көне белән тәбрик итте, изге теләкләрен җиткерде, бү-ләкләрен бирде /рәсемдә/.
Инде олы яшьтә булуына карамастан, көндәлек тормыштан ямь, әңгәмәдән тәм таба белүче чая, җор телле булып чыкты Мөсәябә әбиебез. Үзе турында сөйләгәндә авызыннан бер кәлимә зарлану сүзе чыкмады, гел күңелле мизгелләрне генә искә алды ул. Югыйсә, гомер юлында нинди генә авырлыклар күрергә, нинди генә каршылыклар кичәргә туры килмәгәндер аңарга...
1924 елның 15 феврале көнне Ютазы районы Дим-Тамак авылында Шагали абый гаиләсендә кыз бала туа, Мөсәябә дип исем кушалар. Яшьлеге сугыш елларына туры килгәнлектән, аның авырлыкларын тулысынча үз җилкәсендә татырга туры килә үсмер кызга. "1945 елда 6 айлык снайперлык курсларын үтеп, инде менә фронтка җибәрәләр дип торганда, сугыш бетүе турында шатлыклы хәбәр килде", - дип искә ала әбиебез. Шуннан соң Бөгелмәгә кайтып, төрле өлкәләрдә, нигездә, сәүдәдә эшли башлый. Хәләле Салих абый /мәрхүм инде/ белән дә шунда таныша, гаилә корып җибәрәләр, бер-бер артлы балалары туа. "Аллага шөкер, биш балам да илебез, җәмгыятебез өчен кирәкле кешеләр булып җитештеләр. Бүгенге көндә унике оныгым, ун оныкчыгым бар", - ди ул горурлыгын яшермичә.
Балаларының әниләренә булган хөрмәтенең ихласлыгы күңелгә сары май булып ята шул.
Бүгенге көндә намазлыкта Мөсәябә әбиебез: яңа сугышлар булмасын, ил-көнебез тыныч, балаларым исән-сау булсын, җитәкчеләребез сабырлыгын җуймасын дип тели ул. Амин, шулай була күрсен. Мөсәябә әбиебез-нең исә 95, 100 яшьлек юбилейларын да шулай күркәм итеп каршыларга Ходай язсын!
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Руслан Йосыпов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа