Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

“ТНГ-Групп”та 2019 елгы эшкә йомгак ясалды

Бөгелмәнең иң эре бюджетлы “ТНГ-Групп” компаниясендә 2019 елга йомгак ясадылар.

Геофизикларга горурланырлык нәрсә бар: барлык төп күрсәткечләр дә үтәлгән, гади һәм эксклюзив проектлар да, шул исәптән федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге проектлар да уңышлы тормышка ашырыла. Хисап доклады белән компаниянең генераль директоры Ян Шәрипов чыгыш ясады. Үз коллективларының эше турында үзәк идарә башлыгы Игорь Устимов, ТНГ-Геосейс директоры Илфат Мостафин һәм ТНГ-Ижгеофизсервис директоры Дмитрий Лагузин сөйләделәр. Районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен Бөгелмә мэры Линар Закиров тәкъдим итте. Коллектив алдына яңа бурычлар куйды ТаграС холдингы җитәкчесе Ленар Нәҗипов. Конференцияне намуслы хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен бүләкләү тантанасы тәмамлады. Шулай ук Мобиль репортерконкурсында җиңүчеләр дә генераль директор кулыннан дипломнар алды.

 

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса