Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“ТНГ-Групп” җәмгыяте үзенең ветераннарын, өлкәннәрен хөрмәтләде (+ФОТОЛАР)

1 октябрь көнне җәмгыять үзенең 130га якын ветера­нын бәйрәм табынына җыйды, барлык өлкәннәргә матди ярдәм күрсәтте.

 Һәрбер ел фасылының үзенә бер матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәр мизгеленең үз матурлыгы, үз яме бар. Яшьлегендә адәм баласы эш, балалар үстерү, тормыш мәшәкатьләре белән мавыгып, олыгаюын, гомер көзе җиткәнен сизми дә кала. Әйе, картлык шатлык түгел дип әйтергә яратабыз, ләкин язмышлардан узмыш юк, исән булсак, барыбыз да гомер көзенә җитәсе. Иң мөһиме, аның хәерле булуы. Ә безгә, урта һәм яшь буын вәкилләренә, бүгенге әби-бабайларыбыз кайчандыр көч куйган оешма, предприятие җитәкчеләренә, булдыра алганча, кечкенә генә булса да бүләк ясап, яки җылы сүз әйтеп, олы апа-абыйларыбызны сөендерү тиеш, бу – изге бурыч.

 “ТНГ-Групп” җәмгыяте үзенең ве­тераннарын, өлкәннәрен хөрмәтләү, аларның күңелләрен күрү җәһәтеннән күршегә керә торганнардан түгел. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” дигән мәкальне бервакытта да исеннән чыгармый биредә җитәкчелек. Бөгелмәдә генә дә җәмгыятьнең лаеклы ялдагы мөхтәрәм затлары – 877 кеше. Предприятие һәрвакыт игелекле гамәлләре белән олысын да, кечесен дә сөендереп яшәргә ярата.

1 октябрь көнне җәмгыять үзенең 130га якын ветера­нын бәйрәм табынына җыйды, барлык өлкәннәргә матди ярдәм күрсәтте. Гомерләрен ил күләмендә танылган компаниягә быгышлаган мөхтәрәм затларны көзнең күркәм бәйрәме – Өлкәннәр көне белән кот­ларга җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Шамил Мәһдиев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, “Геосервис” идарәсе җитәкчесе Николай Романов та килгәннәр иде.

Өлкәннәрнең йөзләрендә – чиксез шатлану хисе. Алар йөз ел күрешмәгән туганнар кебек аралашалар, хәтта дул­кынланудан кайберләренең күзләре яшьләнә. Әйе, яшьлек елларын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен бик сагын­ганнар алар. Бер-берсенең кайгы-шатлыкларын уртаклашу, бергәләшеп эшләгән елларын исләренә төшереп, озаклап гәпләшү, әле 18 яшь кенә тулып үткән егет-кызлар кебек, әкрен көйгә бөтерелеп-бөтерелеп бию искиткеч мизгелләр бүләк ит­те. Техника йорты артистлары бу бәйрәмне аларның хәтерләрендә озак вакытларга сакланырлык итү өчен бик матур концерт номерлары белән сөендерде. Ветераннар советы рәисе  Резеда Котлыәхмәт кызы Кәтиева да өлкәннәр белән бергә шат­ланды, бергә юанды. Аларны кадерләп, саклап, һәрберсенә якты йөз, тәмле сүз белән мөрәҗәгать итеп, һәркемнең кайгы-шатлыгын үзе аша үткәреп, бик игелекле гамәл кыла ул. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, үткән ел “ТНГ-Групп” җәмгыятенең ветераннар советы шәһәрдә иң яхшы ветеран оешмасы дип танылды.

– Безнең “ТНГ-Групп” җәмгыятендә 9 меңгә якын кеше эшли. Пенсионерларыбыз шулай ук бик күп. Бүгенге көндә 1663 пенсионер исәпләнә. Аларның 28е – 90 яшьлек һәм өлкәнрәкләр. Иң өлкән ветераныбыз  Федор Григорьевич Сапожниковка – 95 яшь. Шулай ук барыбызга да таныш булган Тамара Петровна Тюринага 93 яшь. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышы ветераннары. 1663 кешенең 78е атказанган гражданнар һәм орденнар кавалерлары. 7се – сугыш ветераны, 1се аларга тиңләштерелгән. 15е  Бөек Ватан сугышында тол калган, 50е – тыл хезмәтчәне. Һәр 6нчы пенсионер 1нче, 2 нче, 3 нче төркем инвалиды. 1663 кешенең 877се Бөгелмәдә исәптә тора. Аларның 130ын бәйрәм өстәленә җыйдык. Тантаналы чарага аякта йөрүчеләрне һәм 70 яшьтән өлкәнрәкләрне чакырдык. Өлкәннәр көне уңаеннан барысына да 700 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде. Чыннан да, безнең җәмгыятьтә ветераннар өчен бик күп эшләр башкарыла. Бу – квартал саен эш стажына бәйле премияләр, һәрбер бәйрәм уңаеннан котлау, ярдәм күрсәтү. Еш кына экскурсияләр оештырабыз. Мәсәлән, быел Самарага, Әлмәткә бардык. Пенсионерлар, ветераннар катнашында Нефтьчеләр көнен билгеләп үтәбез. Алар бәйрәмгә балалары, оныклары, туганнары белән киләләр. Озакламый – октябрь-ноябрьдә Сосновкада ял итәргә теләүчеләр исемлеген теркәү башлана. Ял базасында 150шәр кешедән торган ике төркем пенсионер ял итә. Гомумән, бу ял төре өлкәннәребез арасында зур популярлык казанды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, өлкәннәребез замана белән бергә атлый. “Яшь пенсионерлар” өчен Ватсапта төркем булдырдык. Алар монда яңалыклар белән уртаклашалар, ниндидер игъланнар, белдерүләр язалар. Мәсәлән, бүген иртән генә әлеге төркемгә 30лап хәбәр килде. Өлкәннәр бер-берсен бәйрәм белән тәбрикли, – дип уй-фикерләре белән уртаклаша Резеда Котллыәхмәтовна.

Матур традиция буенча, бәйрәм чарасында шушы көннәрдә юбилеен, туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне дә тәбрикләделәр. Алар: 29 ел биредә эшләгән Валентина Рыкова (70 яшь), 41 ел хезмәт стажына ия Александра Яковлева (75 яшь), 42 ел компаниягә тугры булган Эдхем Башкиров (80 яшь), 35 ел җәмгыятьтә көч куйган Мәсгудә Шәйдуллина (80 яшь), 38 ел оешмада эшләгән Анатолий Ипполитов (80 яшь) һәм 26 еллык хезмәт стажы булган Нурия Мөхәмәтовалар (77 яшь).

Мәсгудә Мулланур кызы Шәйдуллина геофизика оешмасында 35 ел хезмәт иткән шәхес. Ул техник-геолог булып эшләгән. Ире Мияссар Хәсән улы Шәйдуллин белән нәкъ менә эштә, геофизикада очрашалар. Ул биредә бораулаучы булып эшли торган була. Дуслашалар, өйләнешәләр, 2 кызлары туа. Балалар шулай ук, әти-әниләре белән кырда йөреп, геофизиклар һөнәренең барлык нечкәлекләрен белеп һәм күреп үсәләр. Шуңадырмы, әти-әниләре сукмагыннан китеп, геофизика җәмгыятен сайлыйлар. Шәйдуллиннар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы 200 елдан артып китә. Өлкән кызлары Эльмира Кәримова 30 елдан артык “ТНГ-Групп” җәмгыятендә эшләп, бүгенге көндә инде лаеклы ялга чыккан, ә кече кызлары Альбина Хәмидуллина геофизика составында эшен дәвам итә.

Эдхем Иванович Башкиров 1960нчы елда Казан университетының геология факультетын тәмамлаганнан соң, хатыны белән бергә Бөгелмәгә – геофизикага юллана. Икесе дә инженер-геофизиклар булып эшкә алыналар.

– Ул вакытта безнең төркемне тулысы белән Бөгелмәгә җибәрделәр. Чөнки биредә нефть чыгару эшенең бик нык үсеш алган чоры иде. Ул вакытта белгечләрне бөтен илдән чакырып, барысын да торак белән тәэмин иттеләр. Бөгелмәдә зур төзелеш барды. Без хатыным белән Казанныкылар булсак та, хезмәт юлыбыз Бөгелмә геофизимкасында башланып китте һәм биредә төпләнеп тә калдык. Шулай итеп, мин предприятиедә 42 ел хезмәт иттем. Аллага шөкер, оешма бүгенге көндә безнең турыда онытмый. Зур мөмкинлекләргә иябез. Һәрвакытта да ветераннар өчен төрле истәлекле урыннарга, ял йортларына бару мөмкинлеге тудырыла. Квартал саен пособие бирәләр, бүген җыйнаулашып менә шундый матур очрашуга килдек. Элек шушы кешеләр белән көн саен очраша идек, ә хәзер бик сирәк күрешергә туры килә. Шуның өчен дә безнең өчен бер очрашу –бер гомергә тиң. Әлеге күркәм традицияләр һәрвакыт дәвам итсен, – ди ветеран.

– Зур рәхмәт. Безнең хакта онытмыйлар. Һәрвакытта да уңайлы автобусларга утыртып, төрле җирләргә экскурсияләргә йөртәләр, безнең өчен төрле бәйрәм, бәйгеләр оештыралар. Беркайчан да игътибарсыз калдырмыйлар. Киләчәктә дә шушы рухта дәвам итсен иде. Әлеге матур традицияләргә нигезне безнең элекеге җитәкчеләребез салган, бүген исә аларны яшьләр дәвам итә. Аллага шөкер, әлеге күркәм гадәтләр юкка чыкмый, ә арта бара. Әлеге юнәлештә Профсоюз комитеты, Ветераннар советы да бик нәтиҗәле эшли һәм гомумән алганда, компаниядә бик дус, тату, бердәм кешеләр эшли. Бу бик шатландыра. Барысына да зур рәхмәт”, – ди элекеге кадрлар бүлегенең өлкән инспекторы Нурия Гаяз кызы Мөхәммәтова.

Билгеле инде, “Бер очрашу – үзе бер гомер” дигән кебек, өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән игътибардан бик канәгать. “Аллага шөкер, җәмгыять бүгенге көндә дә онытмый, без эшләгән чаклардагы җитәкчеләр күптән алышынуга карамастан, әгәр берәр сорау белән барсаң, һәрвакыт ачык йөз белән кар­шы алалар, моң-зарларны тыңлыйлар, булдыра алганча, ярдәм кулы сузалар”, – диләр алар бертавыштан.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. Оештыручыларга эшләгән эшләренең игелеген күрергә, уңышлы эшләргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса