Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

"ТНГ-Групп" җәмгыятенең ветераннар советы эштә (+ФОТОЛАР)

«Алга барсаң гына уңышка ирешерсең». Бу сүзләр Резеда Кәтиеваның тормыш кредосы. "ТНГ-Групп" җәмгыятенең элеккеге икътисад бүлеге начальнигы компаниядә гыйнвар аеннан ветераннар советын җитәкли. 1982 елда оешкан ветераннар советы бүген дә актив эштә. Анда 1 600гә якын ветеран исәптә тора. Бу Бөгелмә, Лениногрск, Әлмәт, Норлат, Ижевск һәм Коми өлкәсендә яшәүче ветераннар....

«Алга барсаң гына уңышка ирешерсең». Бу сүзләр Резеда Кәтиеваның тормыш кредосы. "ТНГ-Групп" җәмгыятенең элеккеге икътисад бүлеге начальнигы компаниядә гыйнвар аеннан ветераннар советын җитәкли.
1982 елда оешкан ветераннар советы бүген дә актив эштә. Анда 1 600гә якын ветеран исәптә тора. Бу Бөгелмә, Лениногрск, Әлмәт, Норлат, Ижевск һәм Коми өлкәсендә яшәүче ветераннар. Алар белән эш бер елга төзелгән план буенча алып барыла. Ветараннар советының төп максаты пенсиягә чыгучыларның тормышын тулылындырып, сәламәтләндереп тору. Лаеклы ялга чыгучылар "ТНГ-Групп" җәмгыятенең хакимияте һәм ветераннар советы белән профкомы оештырган чараларга даими рәвештә чакырылып торалар.
- Ветераннар турында кайгыртучанлык күрсәтү - җәмгыятебезнең төп юнәлеше. Шуңа да яңа эшемне имтихан кебек кабул итәм. Бу эштә беренче генә ел булу сәбәпле, һәр чараны уздыру минем өчен зур сынау инде. Былтыр, 30 ел буе "ТНГ-Групп" җәмгыятендә эшләп пенсиягә чыккач миңа шушы урынны тәкъдим иттеләр. Гаилә әгъзалары белән киңәшләшкәч ризалык бирдем. Безнең гаиләдә олысы да кечесе дә эшли, шуңа күрә лаеклы ялга чыккач та берәр эш табармын дип уйлаган идем. Эшем бик җаваплы. Биредә һәр ветеранны йөзгә танып белү кирәк, аларның тормыш рәвеше белән дә танышу шарт булып тора. Миңа йөкләнгән вазифаны аклармын дип уйлыйм, - ди Резеда Кәтиева.


Ел дәвамында уздырыла торган чаралар планында Ватанны саклаучылар, 8 Март, 9 Май, Нефтьчеләр, Өлкән яшьтәгеләр көннәре югары дәрәҗәдә үткәрелә. Бу көннәрдә ветераннар чәй өстәленә янына чакырыла, аларга бүләкләр тапшыралар. Әлеге чараларны гаиләдәге очрашуларга тиңләргә була. Биредә коллегаларның шатлыклы йөзләрен, елмаюларын, пенсионералрның бер-берсе белән сөйләшеп-гәпләшеп утыруларын һәм хәтта күз яшьләрен дә күрәсең.


"ТНГ-Групп" җәмгыятендә өлкән буын кешеләре һәрвакыт почетта. Ветераннар советы карары нигезендә аларны юбилейлары белән дә тәбриклиләр: 75, 80, 85, 90, 95 яшьләрен билгеләп үтәләр. Җиңү бәйрәмендә Бөек Ватан сугышы (9 кеше), тыл ветераннарына (52 кеше) һәм тол калучыларга (21 кеше) матди ярдәм күрсәтелә. Ветераннарны шулай ук җирле газеталарга яздыралар икән. Көзге-кышкы көннәрдә аларны мәдәни чараларга чакырып торалар. Лаеклы ялга чыгучылар театр, концертларга йөри. Ел саен 40тан артык кеше шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыта. Араларында спортны яратучылар да күп икән. Алар өчен махсус фитнесс-зарядкалар, спартакиадалар һәм башка спорт чаралары оештырыла.
- Без ярдәм сорап килүчеләрне беркайчан да кире бормыйбыз. Менә күптән түгел Әфганстанда һаләк булган Игорь Киселевның әнисе аның каберен тәртипкә китерүдә ярдәм итүне сорап килгән иде. Моның өчен акча бүлеп бирдек, - ди Резеда Кәтиева.
Быел "ТНГ-Групп" җәмгыяте ветераннары бөек Болгарга экскурсиягә барган.


- Анда баручыларның һәммәсе дә канәгать калды. Юл бераз арытты, әлбәттә. Шуңа карамастан, Ак мәчетне, иң зур Коръәнне күрүләр барсын да оныттырды. Мондый матурлыкны һәр җирдә дә күреп булмый шул, - дип сөйли Резеда Котлыәхмәт кызы.
Ветераннар җәмгыять җитәкчелегенә совет заманында барлыкка килгән традицияне дәвам иттерүләре, үзләренә ихтирам һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен һәрвакыт әйтеп тора.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор һәм ветарннар советы архивыннан алынган фотолар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса