“ТНГ-Групп” җәмгыятенең профсоюз лидеры Шамил МӘҺДИЕВ белән әңгәмә
1995 елдан алып, һәр елны илебездә 24 сентябрь Профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтелә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, һич тә юкка түгел. Гомер-гомергә профсоюз хезмәткәрләре халык мәнфәгате белән яшәде, алар турында кайгыртты. Күп социаль мәсьәләләр аларның турыдан-туры катнашында хәл ителә. Хезмәт коллективларында профсоюз лидерлары итеп намуслы, дәрәҗәле, төпле фикерли белүче һәм шуны...
1995 елдан алып, һәр елны илебездә 24 сентябрь Профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтелә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, һич тә юкка түгел. Гомер-гомергә профсоюз хезмәткәрләре халык мәнфәгате белән яшәде, алар турында кайгыртты. Күп социаль мәсьәләләр аларның турыдан-туры катнашында хәл ителә. Хезмәт коллективларында профсоюз лидерлары итеп намуслы, дәрәҗәле, төпле фикерли белүче һәм шуны җитәкчеләргә җиткерә белгән кешеләр сайланды. Хәзер дә шулай. Без моңа бәйрәм уңаеннан оештырылган әнгәмә вакытында инандык һәм шул күрешеп-сөйләшүне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга җиткерергә булдык. Таныш булыгыз: "ТНГ-Групп" җәмгыятенең профсоюз лидеры Шамил МӘҺДИЕВ.
- Шамил әфәнде, сез - илебезнең, республикабызның, шәһәребезнең иң алга киткән торыклы эшләүче җәмгыятендә профсоюз лидеры. Әйтегез әле, "ТНГ-Групп" җәмгыятенең профсоюз оешмасы бүгенге көндә ничегрәк яши?
- Мин профсоюз оешмасы рәисе булып 2009 елдан бирле эшлим. Бу вазифага килгәнче, оешмада җитештерү өлкәсе хезмәткәре, аннары икътисадчы булдым. Ул вакытта 1953 елда оешкан профсоюз оешмасы төпле тамыр җәеп җибәргә өлгергән, ихтирам казанган оешма иде инде. Аның үз традицияләре, үз эш алымнары бар. Шуңа күрә дә миңа авыр булмады дияр идем. Биредә миңа кадәр эшләүче Фярид Васильев, Ришат Гәрәев, Җәүдәт Мөхәммәтов минем өчен үрнәк алырдай осталар булды. Алар туплаган тәҗрибә - бүгенге көндә дә актуаль. Хезмәтне саклау, эш куркынычсызлыгы, эш урыннарының уңайлы булуы, Хезмәт кодексын саклау -- аларның барысы турында турында кайгырту - безнең беренчел бурычыбыз. Шуны әйтеп үтәсем килә, безнең оешмада эш халыкара стандартларга туры китерелеп оештырыла. Мәсәлән, кырда эшләүче сейсмопартияләрдәгеләр өчен бар уңайлыклар тудырыла: эшчеләргә өсләренә кияргә махсус киемнәр бирелә, торыр, юыныр өчен уңайлы җирлек булдырылган, ашханәләребез дә бар. Шул рәвешле, сейсмоотрядларыбыз суык Якутиядә дә, эссе Анголада да эшләргә сәләтле. Бүгенге көндә профсоюз оешмасына җәмгыятнең 99,86 процент хезмәткәре керә. Бу - 8 490 кеше дигән сүз.
- Икътисадый кризис булуга карамастан, "ТНГ-Групп" җәмгыятенең профсоюз оешмасы тулы көчкә эшли. Һәм ничек итеп әле, барысы да көнләшерлек итеп. Мәсәлән, "Сосновка" лагерен гына алыйк. Биредә ел дәвамында эш туктамый, кышын - җәмгыять ветераннары, ә җәен балалар ял итә. Бу эшләр өчен ничек көчегез җитә?
- Әйе, сезнең белән килешмичә булдыра алмыйм. Барысы да "ТНГ-Групп" җәмгыяте җитәкчелеге тырышлыгы белән эшләнә. Халык турында кайгырту, иң беренче чиратта, җәмгыятьнең киләчәге турында кайгырту бит ул. "ТНГ-Групп" җәмгыяте һәрвакыт халык мәнфәгатен кайгыртып яшәде. Фатир бирү, санаторий-ял йортларына юлламалар турында кайгырту дисеңме, матди ярдәм - саный башласаң, очына чыгып булмый. Сәламәт тәндә - сәламәт рух, диләр спортчылар. Без дә шул принцип белән эш итәбез. Даими рәвештә хезмәткәрләргә ял итәргә юлламалар бирәбез. Былтыр 450 эшчебез бушка "Светлана" пансионатында сәламәтлеген ныгытты, быел 500 хезмәткәребез гаиләләре белән Кара диңгезгә барып ял итте. Сез әйткәнчә, ветераннар да читтә калмый: аларга дәвалану өчен матди ярдәм күрсәтелә, махсус ял итү чаралары оештырыла. Җәй көне балалар 4 сменада "Сосновка" лагеренда каникулларын уздыра. Быел, шул рәвешле, 790 бала ял итте.
- Күреп-белүебезчә, "ТНГ-Групп" җәмгыятендә эшләүчеләр тырышып эшлиләр дә, күңелле итеп ял да итә беләләр, җырлыйлар, бииләр.
- Әйе, бездә талантлар күп. Мәсәлән, быел җәмгыять үзешчәннәре "Татнефть"нең профсоюз оешмасы оештырган бәйгедә лауреат Дипломына лаек булды. Мәдәни чараларны без еш оештырабыз: һөнәри бәйрәмнәр белән беррәттән Яңа ел, 8 Март, 23 февраль көннәре билгеләнеп үтә. Моннан тыш, гаилә, чыгарылыш кичәләре уздырыла, җыелышып юбилярларны котлыйбыз, беренче сыйныфка баручыларга ярдәм күрсәтәбез. Бездә эшләүче халык спорт белән дә бик дус. Төрле спартакиадаларда лаеклы урыннар, призлар алабыз. Спорт ярышларында 2 500 кешебез катнаша. Бу эшләрне оештыру өчен махсус акча бүленеп бирелә.
- Бер сүз белән әйткәндә, сез үз алдыгызга куйган бурычларны башкарып чыгасыз, ә коллектив җитештерү бурычын уңышлы чишә.
- Әйе, без бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Шуңа күрә уңышларыбыз да уртак.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Һөнәри бәйрәмегез белән! Киләчәктә яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.
Әңгәмәдәш - Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа