Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“ТНГ-Групп” җәмгыятенең “Геосервис” идарәсендә тәмле ашаталар

Эше үз вакыты белән, төшке ашы - расписание буенча. Көндезге сәгать унберләргә "Геосервис" идарәсенең ашханәсе халык белән тула. Үз эшчеләре генә түгел, тирә-яктагы оешмалардан керәләр, һөнәри белем бирү йортларыннан студентлар йөгерәләр. Ашханә ишекләре һәркем өчен ачык. Тәмле ашлары, сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм кулай бәяләре белән "Геосервис" идарәсенең ашханәсе клиентлар арасында...

Эше үз вакыты белән, төшке ашы - расписание буенча. Көндезге сәгать унберләргә "Геосервис" идарәсенең ашханәсе халык белән тула. Үз эшчеләре генә түгел, тирә-яктагы оешмалардан керәләр, һөнәри белем бирү йортларыннан студентлар йөгерәләр. Ашханә ишекләре һәркем өчен ачык. Тәмле ашлары, сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм кулай бәяләре белән "Геосервис" идарәсенең ашханәсе клиентлар арасында күптән дәрәҗә һәм хөрмәт яулаган.

Совет чоры стиле - искелек калдыгы түгел, "Геосервис" идарәсе ашханәсенең "визит карточкасы". Мактауга лаек статуска 50 елдан соң да тап төшермиләр. Азык-төлек ОРС "Татнефтегеофизика" трестының 23нче ашханәсендә элек ничек тәмле ашатканнар, хәзер дә сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр.

Эш принцибы үзгәрмәгән, ә менә эш шартлары тулысынча яңартылган. Аш-су әзерләү бүлмәсендә заман җиһазлары: савыт-саба юу машинасы, яңа плитәләр, бәрәңге чистарту корылмасы, электр миче, пароконвектомат, зур-зур суыткычлар, камыр изгеч - боларның барысы да Россиядә җитештерелгән.

Ризыкны бары сыйфатлы продуктлардан әзерлиләр. Азык-төлек тәкъдим итүчеләрне "Геосервис" идарәсе җитәкчелеге тендер буенча электрон мәйданчыктан сайлап ала. Сертификатларын тикшерә, җитештерү урынын карый, товарны саклау шартларын барлый.

"Дүрт айга бер тапкыр безнең ашханәдә санитар-эпидемиология хезмәте тикшерү үткәрә. Әзерләгән ризыкның калориясен саныйлар, чисталыкны карыйлар, микробларга анализ алалар. Өч елга бер тапкыр ашханәдә план буенча җитди тикшерү уза. Нәтиҗәсе буенча - калган ашханәләргә без үрнәк,"- ди "Геосервис"идарәсе ашханәсенең мөдире Ольга Баганова.

Меню төзегәндә клиентларның сүзенә колак салалар: зур ассортиментта- салатлар, беренче ашка - өч төрле ризык пешерәләр, икенчегә - шулай ук сайлап алу мөмкинлеге зур. Халык соравы буенча камыр ризыкларыннан өчпочмак, самса, вак бәлеш әзерлиләр. Кондитер Фидания Фәрхетдинова - үз эшенең остасы. Биредә 40 елдан артык эшли. Ул пешергән камыр ризыкларына бөтен шәһәр заказ бирә.

"Үз эшемне бик яратам, күңелемне биреп эшлим. Камыр - ул тере организм төсле. Синең кәефеңне тиз тоя, шуңа күрә эшкә елмаеп тотынам,"- ди Фидания Фәрхетдинова.

Камыр ризыкларыннан тыш, сатуга өй пилмәне, голубцы, мантый ясап туңдырып куялар. Сыйфаты югары, бәясе кулай! Халык арасында сорау да зур.

"Бирегә килеп, һәрвакыт камыр ризыклары сатып алам. Ярымфабрикатлар ясый башлаганнар икән.100 тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр авыз итеп карарга булдым. Менә өй пилмәненә заказ бирдем. Ышандырып әйтәм алам, монда бик тәмле ризыклар әзерлиләр,"- ди ашханәнең даими клиенты Екатерина Вәлиева.

Ашханәнең төп клиентлары - үз эшчеләре. Шулай ук "ТНГ-Групп" җәмгыяте хезмәткәрләренә сый-хөрмәт күрсәтәләр. Пешергән ризыкларны иртәнге һәм төшке ашка Ворошилов урамындагы бинага алып киләләр. "Геосервис" Идарәсенең ашханәсе исә Никитин урамының 12нче йортында, "Факел" спорт комплексы артында урнашкан. Тамак ялгап алырга бирегә тирә-яктагы оешмалардан керәләр, уку йортларыннан студентлар да йөри. Алар өчен менюда - нибары 100 сумга комплекслы төшке аш. Ике төрле түләү шарты: акчалата һәм банк хисабы аша.

"Геосервис"идарәсендә инде өч ел эшлим. Һәр көн төшке ашны биредә ашыйм. Миңа бик ошый. Тәмле, бәясе дә кесәгә сукмый. Кызлар да шат йөз белән каршы алалар, елмаеп озаталар. Сервис! "- ди "Геосервис" идарәсе эшчесе Ирек Шакиров.

Ашханәдә зур мәҗлесләр дә җыялар. Нигездә туган көннәрне үткәрәләр, үлгәннәре искә алу чарасында хезмәт күрсәтәләр. Юлчыларны, сәфәр кылучыларны монда һәрвакыт шат йөз белән каршы алалар.

"Безнең ишекләр һәркем өчен ачык. Шәһәр читендә урнашсак та, ашханә юл өстендә урын алган. Ач йөрмәгез, безгә рәхим итегез! Сезне Идарә ишек алдында каршы алырлар. Территория буенча ашханәгә үтү өчен рөхсәт бирерләр,"- ди Геосервис Идарәсе начальнигы Николай Романов.

"Исәнмесез!", "Рәхим итегез!", "Ашларыгыз тәмле булсын!" - шундый сүзләр белән бирәдә каршы алалар һәм озатып калалар. Ышанмыйсызмы? Килегез! Күрегез! Тәмле ризыкларын авыз итегез! Меңнәр тарафтан тикшерелгән. Киңәш итәләр!

Алсу Мөкатдәс.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса