Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“ТНГ-Групп” җәмгыяте үзешчәннәре үз көчләрен сынады

Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" структурасына керә торган җәмгыятьләрнең үзешчән сәнгать коллективлары "Талантлар фестивале"ндә үзара көч сынашты. Быел әлеге чарада "ТНГ-Групп" җәмгыяте үзешчәннәре хореография, "Минута славы" номинацияләрендә чыгыш ясады. Милли казак киемнәрен кигән кызлар һәм егетләр янына килеп кергәч тә, дәртле, йөрәк җилкенерлек атмосферага чумасың. Һәрберсенең йөзендә - елмаю. Күренеп тора, яраткан...

Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" структурасына керә торган җәмгыятьләрнең үзешчән сәнгать коллективлары "Талантлар фестивале"ндә үзара көч сынашты. Быел әлеге чарада "ТНГ-Групп" җәмгыяте үзешчәннәре хореография, "Минута славы" номинацияләрендә чыгыш ясады.

Милли казак киемнәрен кигән кызлар һәм егетләр янына килеп кергәч тә, дәртле, йөрәк җилкенерлек атмосферага чумасың. Һәрберсенең йөзендә - елмаю. Күренеп тора, яраткан шөгыльләренә алар җан бирергә әзер.

-Быел без бәйгегә дип казаклар биюен өйрәндек. Бию ансамблебездә 14 кеше. Барысы да - үз эшенең осталары. Шаяртып әйткәндә, "ТНГ-Групп" җәмгыятендә "шпионнар өчен табыш" күп инде ул, талантлар өстенә талантлар ел да өстәлеп кенә тора. Шуңа күрә без талантлар эзләмибез, алар безгә үзләре килә, - ди сәнгать җитәкчесе Юлия Хафизова.

Алмаз Саттаров - ансамбльгә кушылган яңа кешеләрнең берсе. АМИС НТУда геофизик булып эшли ул.

-Беренче чирканчык алуга, киләчәктә дә бииячәкмен дип, үземә сүз дә биреп куйдым. Беренче тапкыр балалар бакчасына йөргәндә биегәнмендер инде, менә хәзер җәмгыятебез "ТНГ-Групп"ның данын яклап чыгыш ясыйм. Фестивальдә катнашыр алдыннан, эштән соң, төшке аш вакытында көн саен диярлек Техника йортына репетицияләргә йөрдек, - ди Алмаз Саттаров.

"ТНГ-Групп" җәмгыяте талантларының сәхнәдәге чыгышын карагач: "Вәт ичмаса, болар эшли дә белә, җыр-бию белән күңел күтәрергә дә осталар", - дип куясың.

-Бездә чыннан да талантлар күп. Сокланырлык, горурланырлык итеп үзләрен күрсәтә беләләр алар. Көндәшләре дә күп. Чагыштырып карасаң күренә, чыгышлары профессионаллардан ким түгел. Мин инде бишенче тапкыр әлеге бәйгегә килеп үзебезнең үзешчәннәргә бәя бирәм. Былтыр беренче урынга лаек булган идек, быел да бирешмәбездер дип уйлыйм, - ди "ТНГ-Групп" җәмгыятенең профком рәисе Шамил Мәһдиев.

Әлеге үзешчәннәр фестивале, чынлап та, гаять югары дәрәҗәдә узды. Быел ул ике ноктада: "Нефтьче" һәм "Иске Әлмәт" мәдәният йортларында оештырылды. Беренчесендә артистлар "минут даны"н тоту титулы өчен көрәште, биеде, нәфис сүз сөйләүгә һәвәслеген күрсәтте, икенчесендә вокал буенча көч сынашты.

Вокалистлар оста халык инде, тавышлары белән алдыра беләләр. Сәхнәгә Бөгелмәнең "Киви" инструменталь-музыкаль ансамбле чыгып, Тина Тернер җырын башкара башлауга, зал алкышларга тулды. Тамашачы арасындагы яшьләр хәтта аларга кушылып җырлады да.

- Без гитарада, бас-гитарада, барабаннарда уйнарга яратабыз. Шушы шөгылебез безне берләштерде дә инде. Шулай бер тапкыр егетләр белән күрешеп-сөйләштек тә инструменталь ансамбль оештырыга сүз куештык. Менә инде икенче ел сәхнәдән төшмибез. Без яшьтәшләребез арасында аеруча популяр. Мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашабыз, - ди Владимир Шмонин.

Бәйге барышын күзәткәч, жюриның хәлен аңлап була - үзешчән сәнгать коллективлары һәм башкаручыларның матур, талантлы, ихлас чыгышларын бәяләү җиңел эш түгел. Чыгыш ясаучылар ничек итеп кенә биеми, ничек итеп кенә җырламый, ә нинди генә инструментта, уен коралында уйнамады халык талантлары. Бер җөмлә белән тасвирлаганда, "Авырып барган идем, терелеп кайттым" диясең мондый чыгышларны карагач. Жюри әгъзалары арасында Казан кунаклары да бар. Бу - Римма Ибраһимова, Ләйсән Хәмитовалар.

-Быел без форматны үзгәрттек, алдагы елларда үзешчән коллективларга гына бәя бирә идек, ә быел чын талантлар эзләргә булдык. Һәр елның үз ачышы була, - ди фестивальнең баш режиссеры Зәлидә Абрамова.

Бәйге кичкә кадәр дәвам итте. Җиңүчеләрне 27 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә узачак гала-концертта билгеләп үтәчәкләр.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса