“ТНГ-Групп” җитәкчесе Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады
"ТНГ-Групп" ҖЧҖ генераль директоры Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады. Бу турыда хезмәт коллективы җыелышында хәбәр иттеләр. Чарада, шулай ук, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, "ТаграС-Холдинг" җәмгыяте генераль директоры Гали Ганиев, "Татнефть" җәмгыятенең нефть һәм газ чыганаклары геологиясе буенча идарә җитәкчесе Рамил Динмөхәммәдов, "ТНГ-Групп" җәмгыятенең җитештерүне үстерү буенча генераль...
"ТНГ-Групп" ҖЧҖ генераль директоры Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады. Бу турыда хезмәт коллективы җыелышында хәбәр иттеләр. Чарада, шулай ук, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, "ТаграС-Холдинг" җәмгыяте генераль директоры Гали Ганиев, "Татнефть" җәмгыятенең нефть һәм газ чыганаклары геологиясе буенча идарә җитәкчесе Рамил Динмөхәммәдов, "ТНГ-Групп" җәмгыятенең җитештерүне үстерү буенча генераль директорының беренче урынбасары һәм башкалар катнашты.
Җыелыш барышында беренче урынбасар Ян Шәрипов ел нәтиҗәләре буенча төп доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, 2016 ел нәтиҗәләре буенча предприятиеның табышы 20 миллион сумнан артык. План буенча барлык күрсәткечләр башкарылган, кайберләре өлешчә арттырылып үтәлгән.
Алга таба оешманың бүлекчә җитәкчеләре үткән елда башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар.
Җыелган халык алдында "ТНГ-Групп" ҖЧҖ генераль директоры Ринат Харисов чыгыш ясады. Ул рәсми рәвештә үзенең эштән китүе хакында хәбәр итте.
Ринат Гата улы Харисов әле предприятиедә 42 ел эшли. Аларның 21елы - җитәкче вазифасында. Аның сүзләре буенча, ул елларда ил тарихка зур йогынты ясаган глобаль вакыйгалар кичерә. Социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрнең башка формасына күчәләр. Шуңа да карамастан, Ринат Харисов билгеләп үткәнчә, коллектив иң авыр хәлләрне дә лаеклы җиңеп чыга.
"Без сезнең белән бердәм коллектив булып, "Татнефтегеофизика"ны Россиядә иң олы һәм алдынгы геофизик предприятие дәрәҗәсенә кадәр үстерә алдык. Лаеклы эшегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм! "ТНГ-Групп"ның барлык казанышлары - сезнең хезмәтегез һәм эш нәтиҗәләрегез. Шигем юк, оешма геофизика олимпында алдагы көннәрдә дә бик күп югарылыкларга ирешәчәк", - дип сүзен йомгаклады Ринат Харисов.
Россиядә иң зур нефть-сервис компанияләренең берсе - "ТНГ-Групп" җитәкчесе итеп генераль директорның җитештерүне үстерү буенча беренче урынбасары Ян Галим улы Шәрипов билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа