Терлекчеләр тәҗрибә уртаклаша
Кодаш авыл җирлегендә "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта терлекләрнең ничек кышлавы мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып узды. Киңәшмә эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, аның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре катнашты. Марина КОЛЕСНИКОВА. Автор фотосы. Семинарның гамәли өлешендә катнашучылар районыбызның Харис Әхмәтгәрәев җитәкчелегендә...
Кодаш авыл җирлегендә "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта терлекләрнең ничек кышлавы мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып узды. Киңәшмә эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, аның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре катнашты.
Марина КОЛЕСНИКОВА.
Автор фотосы.
Семинарның гамәли өлешендә катнашучылар районыбызның Харис Әхмәтгәрәев җитәкчелегендә аеруча уңышлы эшләп килүче саналган "М. Җәлил исемендәге" хуҗалыкның товарлыклы сөт фермасында булдылар. Бу агропредприятиедә терлекләрне асрау нормалары саклана, терлекчеләргә тиешле эш шартлары да булдырылган. Әйтик, терлек абзарларының идәненә вак-ланган салам түшәлгән. Сыер савучыларга кием алыштырыр, ял итәр өчен аерым җылы бүлмә бирелгән.
Агрохуҗалыкның уңышлы эшләп килүе аның финанси яктан имин булуы белән дә дәлилләнә. Бүген "М. Җәлил исемендәге" хуҗалыкта 7 мең гектар чамасы сөрүлек җир исәпләнә, узган 2012 елда 13 мең тонна ашлык суктырып алганнар. Фермаларда 1204 баш мөгезле эре терлек, 2400 баш дуңгыз, 200 ат бар. Агропредприятиенең узган елдагы гомуми кереме 58 миллион сум тәшкил иткән.
Семинар-киңәшмәнең
пленар өлешен ачып җибәргәндә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И. Касыймов терлекчелеккә карашны, гомумән алганда, тамырдан үзгәртергә кирәклеген, савыла торган сөтнең кимүенә һич юл куярга ярамавын, алай гына да түгел, эшне тотрыклыландыру кирәклеген билгеләп үтте. Билгеле ки, игътибар үзәгендә кеше факторы булырга тиеш. Ферма хезмәтчәннәре өчен тиешле эш шартлары тудырмый торып, алардан нәтиҗәле эш көтү һәм җитештерүнең дәрәҗәсен күтәрүгә исәп тоту урынсыз.
Бөгелмә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Сәй-фетдинов районда терлекчелек өлкәсендә узган ел башкарылган эш йомгаклары белән таныштырды.
Аннары доклад белән районның баш ветеринария табибы һәм "БиоКорм" биологик өстәлмәләр җитештерү минизаводы җитәкчесе чыгыш ясадылар. Әлеге завод җитештергән продукцияне Бөгелмәнең дә, республикабызның башка районнарының да фермерлары сынап карады инде, хәзер ул маллар рационында актив кулланыла. Биологик өстәлмәләрнең уңай якларын алар бәхәссез дип саный: сыерларның сөте арта, сөттә исә май, кальций, фосфор микъдарлары да югары. Завод аена 100 тонна биоөстәлмә җитештерә, бу
10 мең баш терлеккә җитә.
Семинар-киңәшмә ахырында агымдагы елга куелган бурычлар турында тәфсилле сүз булды, күп сораулар бирелде. Районыбызда терлекчелек өлкәсендә оештыру һәм технологик мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә эшне көчәйтү зарур. Хуҗалыклар җитәкчеләре һәр терлекче белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә тиеш. Игенчелеккә килгәндә исә хәзердән үк орлыкларны хәстәрли башлау, техниканы ремонтлау, хезмәтчәннәргә медицина тикшерүе узу кирәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа