Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены

Күптән түгел Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә, Бөтенрусия татар төбәкчеләре берлегенең (БТТБ) Татарстан берләшмәсен оештыру җыелышы булып үтте. Анда Татарстанның төбәкләреннән ике йөзгә якын делегат катнашты. Бөгелмә шәһәре һәм районыннан Әсгать һәм Миләүшә Закировлар белән без өчәү идек (рәсемдә). Үзебез алып барган һәм...

Күптән түгел Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә, Бөтенрусия татар төбәкчеләре берлегенең (БТТБ) Татарстан берләшмәсен оештыру җыелышы булып үтте. Анда Татарстанның төбәкләреннән ике йөзгә якын делегат катнашты.

Бөгелмә шәһәре һәм районыннан Әсгать һәм Миләүшә Закировлар белән без өчәү идек (рәсемдә). Үзебез алып барган һәм төбәгебезгә багышланган 15 китап күргәзмәдә урын алды. Ә анда барлыгы Россиянең бөтен татар төбәкләреннән җыелган 500 китап күрсәтелде.

Татар төбәкчеләре берлеге әле узган елның ноябрь аенда гына оешкан иде, ә эш нәтиҗәсе инде күренә дә! 2016 елның җәенә чаклы берлекнең республика - өлкә берләшмәләрен оештыру һәм октябрь аенда, насыйп булса, татар төбәкчеләре корылтаен җыю планлаштырыла.

Ә хәзергә эшне эзлекле рәвештә алып бару өчен оешманың җирле бүлекләрен булдырырга кирәк. Моны хәтта авылларда да эшләргә була. Китапханәләрдә, музейларда, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында җыелышып, туган якны өйрәнүчеләр клубы яки җәмгыяте рәвешендә тупланырга мөмкин. Максат - татар авыллары тарихын өйрәнү, туплау һәм яңа материаллар табылган саен аларны тулыландырып тору.

- Бездә туган як тарихы турында китаплар чыгаручы 367 кешенең исемлеге бар. Болар - Татарстан кешеләре. Ә Рәсәй буенча андыйлар тагын шактый җыела", - ди БТК башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев.

- Бу гамәлне зур бер демократик хәрәкәт дип күзаллыйбыз, тоталитар җәмгыятьләрдә моңа ирек бирмәделәр, - дип ассызыклап үтте әлеге эшне оештыручыларның берсе, БТТБ рәисе урынбасары, тарихчы Дамир Исхаков.

Җыенда шулай ук төрле илләргә таралган, татар тарихына, төбәкләренә караган документларны Казанда җыюны тизләтергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.

Очрашу ахырында Татарстан төбәкчеләре берләшмәсе советы утырышы узды һәм анда совет рәисе итеп археолог-галим Альберт Борһанов, аның урынбасары итеп тарих институтының бүлек мөдире, галим Айдар Ногманов сайланды.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

Фото - автор альбомыннан.

Редакциядән. Хөрмәтле авторыбыз, төбәгебезнең танылган милләтпәрвәре, тарихчы-елъязмачысы Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәтне туган көне белән ихлас котлыйбыз. Һәр башлангычында уңышлар юлдаш булсын, иҗади илһамы сүрелмәсен. Газиз милләте, туган халкы хакына ниятләгән барлык игелекле эшләрен гамәлгә ашыру өчен Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек бирсен, теләктәш-тарфдарларының саны артсын, гаиләсендә иминлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса