Әлеге орден республикада югары дәүләт бүләге булып санала. Валентин Шашин исемендәге «Татнефть» акционерлык җәмгыяте республика тарихында беренче тапкыр Татарстанның бу югары бүләгенә ия булды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат үзәге.
Рөстәм Миңнеханов исә "Татнефть" предприятиесе илнең, республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм берничә буын нефтьчеләр хезмәтенә хөрмәт йөзеннән "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнә, дип басым ясады.