Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Татарстанда sport.tatarstan.ru дип исемләнгән яңа спорт порталы эшли башлады

Бүген Бөгелмә шәһәре хакимиятендә традицион "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров үткәрде. Киңәшмә барышында район башлыгы узган атна вакыйгалары турында сөйләде һәм агымдагы атнага бурычлар куйды. Линар Закиров яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесенә актуаль мәгълүматларны sport.tatarstan.ru яңа республика спорт порталына юлларга...

Бүген Бөгелмә шәһәре хакимиятендә традицион "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров үткәрде.
Киңәшмә барышында район башлыгы узган атна вакыйгалары турында сөйләде һәм агымдагы атнага бурычлар куйды.
Линар Закиров яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесенә актуаль мәгълүматларны sport.tatarstan.ru яңа республика спорт порталына юлларга әмер бирде.
Башлык сүзләре буенча, Татарстанның спорт порталы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрылыгының флагман проекты булып тора.
Россиядә мондый төрдәге сайтлар әлегә юк. Аның үзенчәлеге шунда - ул барлык дәүләт һәм муниципаль балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрен һәм объектларын уңайлы интерфейста берләштерә.

Хәзерге вакытта порталга 270тән артык спорт объекты кертелгән. Бу - ябык боз сарайлары, йөзү бассейннары, спорт заллары, спорт мәктәпләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса