Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Татарстанда – матбугат көне

Татар телендәге беренче газета "Нур" дип аталган. Ул Санкт-Петербург шәһәрендә дөньяга килә, май аенда басарга рөхсәт алынганнан соң, беренче саны 1905 елның 2 сентябрендә дөнья күрә. Татарның беренче газетасы белән ахун Гатаулла Баязитов җитәкчелек иткән. Әлеге басма 1917 елга кадәр чыгып килә. XX гасыр башында шулай ук "Казан мөхбире" ("Казан...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Татарстанда әлеге көн 1998 елдан бәйрәм ителә башлады. 19 май көнен республикабызның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре итеп билге-ләп үтәләр. Совет чорында исә 19 май Пионер оешмасының туган көне буларак үзенчәлекле. Яшь буынга тәрбия бирүче оешма быел үзенең 92 еллыгын гөрләтеп билгеләп үтәр иде...
Хәер, узган гасырның 90 нчы елларында булган үзгәрешләрнең нәти-җәләре бүген инде ачык күренә башлады. Милләтебез "уянган" бу мәлдә республикабызның киләчәк үсеше өчен кирәкле шактый гына юридик һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итү алшартлары булдырылды. Җиһанда татар дигән халык булганлыгы һәм барлыгы күп кенә мәгълүмат чаралары аша дөньяга мәгълүм ителде. Шулай итеп, татар милләте үз тарихында алга - үсешкә таба тагын бер зур адым ясады. Әлбәттә, ул чорларга бәя әле киләчәктә тулырак бирелер. Алар, билгеле ки, бер төсле генә булмас (бер төсле генә булмасын иде диясе килә. Авт.), төрле яктан яктыртылыр, ачыкланыр дигән ышаныч бар әле.
Ул еллардагы үзгәрешләр безнең Бөгелмәне дә читләтеп үтмәгән. Инде 1990 елда татар җәмәгатьчелегенең тырышлыгы, әйтергә кирәк, таләбе белән милли матбугат мәсьәләсе торган саен кискенрәк куела. Хакимият халык гозерен аяк астына салмый, инде 1991 елның 1 гыйнварын - Яңа елның беренче көнен Бөгелмә шәһәре һәм районында яшәүче милләттәшләребез яңа басма - "Бөгелмә авазы" исемен алган газета белән каршы алалар. Барны юк итү җиңел, ә менә юктан бар ясауның авырлыгын ул чакта әлеге "казанда кайнаганнар" үзләре генә беләдер. Ничек кенә булмасын (моңа каршы килүчеләр дә бихисап була. Авт.), милли басмабызның беренче баш мөхәррире Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин җитәкчелегендә үз эшен халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып башлап җибәрә. Быел аның мөстәкыйль басма буларак эшләвенә 23 ел тулды.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан газета ачылган көннән алып, аның сафларында көч куйган бүген хатлар бүлеге мөдире Әлфия ханым Мостафина, баш мөхәррир урынбасары-җаваплы сәркатип Әлфинур ханым Шәвәлиева, верстка бүлеге мөдире Гөлсинә ханым Мозаффарова һәм шулай ук баш хисапчы Любовь ханым Вдовина, төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләрен тыңлаучы Клара ханым Усманова, корректорыбыз Сания ханым Хөснуллина, яшь көчләребездән Ләйсән Йосыпова, Раилә Хафизова һәм редакциянең башка хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәм.
"Бөгелмә авазы" бүген дә үз кыйбласына тугры: милләтебез, шәһәр һәм районда яшәгән башка халыклар мәнфә-гатьләрен кайгырту, аларны хәл итүне максат дип билгеләү - шундыйлардан. Шуңа күрә, тормышлар ничек кенә катлауланмасын, газетага язылу бәяләре ничек кенә артмасын, киләчәктә дә әбунәчеләребез белән бергә калырбыз дип уйлыйм, ышанам. Барыгызны да ихластан Татарстан матбугатының 109 еллыгы белән котлыйм. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса