Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Татарстанда "Единая Россия"партиясенең мобиль кабул итү бүлеге эшли башлады

Әлеге сүзне ишетү белән күпләр: "Ә нәрсә ул?" -- дигән сорау бирә. Шушы көннәрдә Татарстанда "Единая Россия" партиясенең мобиль кабул итү бүлеге эшли башлады. Ул "Көчле Татарстан - бердәм Россия" проекты кысаларында старт алды. Мобиль төркем махсус автобус белән республика пунктларына юл ала. Барлыгы 6 төркем эшли. 6 август көнне...

Әлеге сүзне ишетү белән күпләр: "Ә нәрсә ул?" -- дигән сорау бирә. Шушы көннәрдә Татарстанда "Единая Россия" партиясенең мобиль кабул итү бүлеге эшли башлады. Ул "Көчле Татарстан - бердәм Россия" проекты кысаларында старт алды. Мобиль төркем махсус автобус белән республика пунктларына юл ала. Барлыгы 6 төркем эшли.

6 август көнне мобиль төркем Бөгелмә муниципаль районына да килеп җитте. "Единая Россия" партиясенең бу бүлеге иң беренче булып Вязовка һәм Акбаш авыллары халкын кабул итте.

Без Вязовка авылына килеп җиткәндә мобиль кабул итү бүлеге бар көчкә үз эшен җәелдереп җибәргән иде инде. Кабул итү өстәле артында "Единая Россия" партиясе вәкилләре, районның башкарма комитет җитәкчеләре җыелган. Көннең төп геройлары -- авыл халкы. Алар махсус ясалган бланкны тутырып үз зарлары, проблемалары турында әйтә алды.

Оныгын җитәкләгән Зоя Желованова:

-- Авылыбыз зур, монда барысы да бар -- кибете дә, клубы да, мәктәбе дә, тик менә балалар өчен уйнау мәйданчыклары гына юк. Оныгым ял итәргә кайткан иде, ә күңел ачар җире юк, -- ди ул. Бу турыда Зоя ханым "Бердәм Россия" партиясе хезмәткәрләренә дә җиткерде. Ул күтәреп чыккан проблеманы РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайланырга әзерләнгән кандидатларга җиткерәчәкләр. Бу турыда безгә Әлмәт сайлау округы координаторы Евгений Устин хәбәр итте:

-- Без халыкның сораулары буенча анализ ясаячакбыз һәм төп проблемалар турындагы хәбәрне урында ук ноутбук ярдәмендә мобиль кабул итү бүлеге сайтына салып, теркәп барабыз. Шул рәвешле халыкка ярдәм кулы сузабыз инде. Безнең кабул итү бүлегенә теләге булган һәркем мөрәҗәгать итә ала, -- ди ул.

Халык белән аралаша башлагач, шул аңлашыла -- авылда проблемалар җитәрлек. Вязовка үзидарә җирлегендә бу проблемалар белән якыннан танышлар.

-- Проблемалар, чыннан да, күп, алар үз чираты белән чишелеп бара. Быел авылыбызда урыны белән юлларны ремонтладык, клуб алдагы елга капиталь ремонт программасына керде, -- ди үзидарә башлыгы Виктор Соколов.

Мобиль кабул итү бүлегенә хәтта чират та җыелды. Биредә һәр мөрәҗәгатьне аерым карадылар. Аннан соң Вязовка авылында ике сәгать дәвамында эшләгән мобиль кабул итү бүлеге Акбаш авылына юл алды.

Әлеге проект республикада 16 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Мобиль кабул итү бүлекләре 435 пунктта булып кайтырга тиеш. Төркемнең максаты бер: һәр авыл, һәр шәһәр кешесен ишетергә һәм аларның проблемаларын чишү юлларын табып, халык инициативасын югары баскычта торучыларга җиткерергә тиеш.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса