Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде

Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде. Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты "Татфондбанк" гавами...

Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде.

Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте клиентлары булган юридик затлар һәм әлеге банкка акча салучылар мөрәҗәгатьләре белән бәйле мәсьәләне хәл итәргә йөкләмә бирде.

Шулай ук әлеге финанс учреждениесенең җитәкчелегенә карата процессуаль чаралар күрергә кушты. Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәлә минем шәхси контрольда булачак, дип кисәтеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса